tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Прага дәүләт опера сәхнәсендә 15 ел татар кызы җырлый.
Прага дәүләт опера сәхнәсендә 15 ел татар кызы җырлый.

Прага дәүләт опера сәхнәсендә 15 ел татар кызы җырлый.

Без дөньякүләм танылган опера җырчысы, милләттәшебез Галия Ибраһимова белән Прага дәүләт операсында очраштык. Ул безне театрга “Су кызы” (Русалочка) операсын карарга чакырды. Галия спектакльдә Убырчы карчык ролен башкарды. Әлеге әсәрнең авторы, чех композиторы Антонин Дворжак. Галия безнең белән сөйләшеп, аралашып алырга, фотога төшәргә дә вакыт тапты. Ул “Халкым минем” тапшыруының кунагы булды.

Галия Ибраһимова Кемерово өлкәсенең кечкенә генә бер шәһәре – Осинникида туа. Әтисе Котдус Татарстанның Чистай, әнисе Мөнирә Балык Бистәсе районыннан.

Мәскәүдә музыкаль алганнан соң, Галия 1997 елда Чехиягә килә. Прага опера театрына солист булып эшкә урнаша. “Килгән вакытта сагыну хисе булмады. Менә хәзер биредә яши-яши сагыну көчәйде. Татар булуым белән мин чын күңелдән горурланам”, ди Галия Ибраһимова.

Мәктәптә укыганда аны Галина дип йөртәләр. Ул исемгә дә ияләнә. “Чехиягә килешкә мине Галия дип атадылар. Монда килгәч мин кабат үз исемемне таптым. Монда мине яраттылар, Котдусовна дип атыйлар, шуңа сөенәм”, ди ул. Быел ул мактаулы исемгә лаек була. “Татарстанның атказанган артисты” дигән исемен җырчыга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов апрель аенда Прагада тапшыра.

Бүгенге көндә Галиянең әнисе Мөнирә апа Чаллы каласында яши. Бертуган абыйсы Фәрид тә шул шәһәрдә. Җәй саен Галия Ибраһимова туганнары янына кайта.

Татарстанның атказанган артисты, Прага опера театры солисткасы Галия Ибраһимованың тавышы – меццо – сопрано. Аның төп рольләре “Аида” да – Амнерис, «Трубодур» да – Азучина, «Кармен» да – Карменда , «Дон Карлос»та — Эболи, «Риголетто» да – Магдалена, «Мадам Баттерфлей» да Сузуки һәм башкалар.

Галия Ибраһимова безгә татарча да җырлап күрсәтте. Якташларына сәлам дә әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*