tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Крокодил Гена һәм аның дуслары» китабы татарча чыкты
«Крокодил Гена һәм аның дуслары» китабы татарча чыкты

«Крокодил Гена һәм аның дуслары» китабы татарча чыкты

Эдуард Успенскийның «Крокодил Гена һәм аның дуслыры» китабы бәләкәй чакта иң яраткан китапларның берсе иде. Балалар бакчасында, йокы сәгате алдыннан «Чебурашка»ны укыганнан соң, көлә-көлә эчләр авыртып, группабыз белән йоклап китә алмаганны хәтерлим. Хәзер дә аны укысаң, нәкъ шул балачактагы сыман, тәгәри-тәгәри көлеп укыла.

Бәләкәй чакта аның инде татарчага тәрҗемәсе булганны хәтерлим. Ә китабын, ни кызганыч, таба алмадым. Интернетта да, китапның татарчасы чыгачагы турында хәбәр таралгач, элек тәреҗәм булганлыгы-юклыгы турында бәхәс кубып алган иде.

Ничек кенә булмасың, хәзер күпләрнең яраткан балачак китапларының татарчага тагын бер тәрҗемәсе бар. Бик матур, зур форматлы, каты тышлы китап инде китап кибетләрендә дә сатыла.

Әсәрне Фәйрүзә Мөслимова тәрҗемә иткән, ә искиткеч рәсемнәрен  Алексей Мамаев ясаган. 2750 тираж белән чыккан китап бик тиз сатылып бетәр ахрысы.

idel-tt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*