tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Разил Вәлиев: “Туфан Миңнуллин кая гына барса да, шундагыларның үз кешесенә әйләнеп, алар телендә сөйләшә белә иде”
Разил Вәлиев: “Туфан Миңнуллин кая гына барса да, шундагыларның үз кешесенә әйләнеп, алар телендә сөйләшә белә иде”

Разил Вәлиев: “Туфан Миңнуллин кая гына барса да, шундагыларның үз кешесенә әйләнеп, алар телендә сөйләшә белә иде”

Бүген Татарстанның Дәүләт Советында күренекле татар драматургы, ТР Дәүләт Советы һәм СССР Югары Советы депутаты Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган “Туфан – Туфан инде ул” документаль фильмы журналистлар хөкеменә тәкъдим ителде.

Фильмның сценарий авторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев фильм күрсәтелер алдыннан каләм ияләре белән фильм каһарманы турындагы уй-хатирәләре белән уртаклашты. “Туфан Миңнуллин күренекле драматург, язучы гына түгел, Дәүләт Советының һәм СССР Югары Советының алыштыгысыз депутаты булды”, – дип белдерде ул. Туфан Миңнуллин якты дөньядан киткәч, бер айлап вакыт узгач, комитет утырышында депутатлар аның исемен мәңгеләштерү турында фикер алышкан, һәм кабул ителгән карарга фильм булдыру турындагы пункт кертелгән. Карарның әлеге пункты Министрлар Кабинеты тарафыннан хупланып, махсус программа кабул ителгән. Разил Вәлиев Казанда Туфан Миңнуллин урамы барлыкка килгәнен һәм аның Марсель Сәлимҗанов урамы белән кисешкәнен шәрехләп, шулай ук Түбән Кама театрына һәм 12 нче хатын-кызлар гимназиясенә аның исеме бирелгән искәртеп узды.

“Бу фильм, бер яктан караганда, яңалык китерсә, икенче яктан караганда, анда сезгә таныш күп фактлар да урын ала. Ул һәммәбез өчен кадерле, яхшы таныш шәхес иде, – дип, Разил Вәлиев журналистларның да аның белән якыннан аралашуын билгеләп узды. – Аның иҗаты китап бастыру белән генә чикләнмәде, ул драматург буларак, күп кенә театрларда үз әсәрләрен куйды. Татарстанда аның әсәрләре сәхнәләштерелмәгән бер генә театр да юктыр”.

“Туфан Миңнуллинның кызыклы сыйфатлары күп иде, әмма аларның иң бөеге шул иде: ул кая гына барса да, шундагыларның үз кешесенә әйләнә дә куя иде. Авылга кайтса, андагы эшчеләр белән гап-гади телдә сөйләшә белеп, аларның якын дустына әверелә иде. Республика җитәкчелеге алдында да баш имичә, алар телендә сөйләшә белән иде. Бу теләсә кемгә бирелә торган сыйфат түгел. Бу аның актерлык сәләте хикмәте генә түгел, ул аның рухи халәте иде”, – дип бәян итте Разил Вәлиев.

Сценарий авторы әйтүенчә, үзенең халыкка якынлыгын, халык йөрәгенә үтеп керә белүен Туфан Миңнуллин шулай ук кыска гына бер җөмлә белән аңлата белгән. “Мин йөрәгем белән уйлыйм” дия иде ул. Чыннан да, Туфан Миңнуллинның зиһене дә үткән иде, тик ул бар әйберне йөрәге аша уздыра белүче иҗатчы депутат булды. Ул үзе “минем дошманнарым юк, яратмаган, өнәп бетермәгән кешеләрем бар, тик аларның берсе өстеннән дә сүз дә йөртмәдем, начарлык та кылмадым” дип әйтә иде”, – ди Разил Вәлиев.

Фильм режиссеры, ТР кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Матуров, “Без бит авыл малае” исеме астындагы Туфан Миңнуллин турындагы беренче фильмның 20 ел элек төшерелгәнен искәртеп үтте. “Ул вакыттан күп нәрсә үзгәрде, тик Туфан Туфан булып калды”, – дип белдерде ул.

Фильм авторлары, хикәяләү кем исеменнән булыр, дип озак уйлаган, алып баручыга кандидатлыкка актерлардан башлап, парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинга кадәр вариантлар каралган. “Нәтиҗәдә, Туфан Миңнуллин үзе турында үзе сөйләргә тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Фильмда аның аралашу даирәсенең киң спектрын колачларга тырыштык: сыйныфташларыннан алып, дәүләт эшлеклеләренә кадәр”, – ди Матуров.

Әйтергә кирәк, фильм төшерү өчен материал җитәрлек булган, исән чагында яздырып калдырган 7 сәгатьлек автобиографиясе монологы да ярдәм иткән. “Материал искиткеч күп иде, 27 минутлык картинага иң кызыклыларын ничек сыйдырырга белмәдек. 27 серияле фильм ясарлык та материал бар”, – дип белдерде Разил Вәлиев. Фильмны караган ММЧ вәкилләре дә, киңкырлы шәхесне тулырак ачып бирер өчен, фильмның дәвамы булырга тиеш дигән фикерен җиткерде. Разил Вәлиев исә, моңа җавап итеп, кистереп “әйе, алга таба да төшерәчәкбез” дип әйтергә ашыкмады, ләкин бу ниятен инкарь да итмәде.

DSC03143Фильмда Туфан Миңнуллинның тормыш иптәше Нәҗибә Ихсанова, аның кызы Әлфия Миңнуллинаның, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның, Татарстанның беренче җитәкчесе, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең, авылдашлары, чордашлары, якын дуслары, Камал театры актерларының мәрхүм турындагы якты хатирәләре бирелә.

Фильмны карарга теләүчеләр 24 нче апрель көнне 16 сәгатькә “Мир” кинотеатрына килә ала. Алга таба картина беренече чиратта, театрлары булган Татарстан шәһәр-районнарында, туган ягы Кама Тамагы районында тәкъдим ителәчәк. Аннан соң ТР Дәүләт Советы сайтында да урнаштырылырга мөмкин.

Гөлнар Гарифуллина, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*