tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ренат Харис белән очрашу
Ренат Харис белән очрашу

Ренат Харис белән очрашу

Бу көннәрдә Татарстан язучылары, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре республикабыз авыл- районнарында гына түгел, ә тирә-күрше өлкәләрдә гомер итүче милләттәшләребез белән дә кызыклы очрашулар һәм әдәби кичәләр уздыралар.

Татарстанның халык шагыйре,  Россиянең һәм  Татарстанның  дәүләт премияләре лауреаты Ренат Харис исә, үзенең якташлары – Ульяновск татарларында кунакта булып мәктәпләрдә һәм мәдәният йортларында очрашуларда катнашты.

Чыннан да,  семберлеләрнең горурлыгы булган шагыйрь Ренат Харис бу якларда һәрчак көтеп алынган кадерле кунак. Әле агымдагы елның май аенда гына ул үзенең туган ягы Чынлы районы Кәшә авылында булып, мәктәптә укытучылар һәм укучылар, авылдашлары белән җылы очрашуда катнашкан иде. Ул килүендә ул шулай ук  мәдәният йортындагы дан һәм хезмәт музеенда булды, үзе уйнап үскән киң урамнар буйлап узып туган нигезен барып күрде.

Ә бу юлы танылган шагыйрне  кунаккка Ульяновск шәһәренең Иделарягы районы татар автономиясе чакырды. Иң элек кунакларга мәктәптә  әле күптән түгел генә укучылар һәм ата-аналар көче белән оештырылган  татар халкының  көнкүреш  музеен күрсәттеләр. Әле очрашу башланганчы ук шагыйрь  иҗатын яратучылар  Ренат Харистан култамгасы, ягьни автографы куелган китаплар алу бәхетенә ирештеләр, данлыклы якташлары белән фоторәсемгә дә төшәргә өлгерделәр. 06-01

Ренат Харис бүгенге очрашуга үзенең күптәнге дусты,  “Татар энциклопедиясе” институты  директоры урынбасары Гомәр ага Сабирҗанов белән килгән иде. Гомәр агага да Сембер ягы чит –ят төбәк түгел икән. Ул узган гасырның 60 нчы елларында Ульяновск дәүләт педагогия институтын тәмамлаган була. Галим үзе белдергәнчә,ул бу юлы Сембергә яшьлек эзләре буйлап тагын бер кат узар өчен килгән.

Кунакларны иң элек Ульяновск шәһәренең  Иделаръягы районы башлыгы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Наил Юмакуллов сәламләде  һәм истәлек бүләкләре тапшырды.  Кичәне алып баручы шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып узганнан соң, залда автор укуында шигырьләр яңгырады.

Иҗат юлы дәверендә Россиянең һәм Татарстанның дәүләт премияләре лауреаты Ренат Харис 50 дән артык китап чыгара, һәм бик сирәкләр генә булдыра торган 47 поэма яза, опералар иҗат итә. Алдагы планнары хакында бик сөйләргә яратмаса да, шагыйрь бер хыялы белән уртаклашты.

Кызыклы шәхесләр белән  сөйләшү тамаша залында гына түгел, соңрак чәй өстәле артында да дәвам итте. Кунаклар борынгы Сембер төбәгендә туып-үскән Габделҗаббар Кандалый иҗатына игътибарны арттырырга кирәклегенә басым ясады.

Соңрак Казан кунаклары Ульяновск шәһәренең татар мәдәният үзәгендә булдылар, андагы татар мәгарифе һәм мәдәнияте музеен  карап  шәрәфле кунаклар китабына теләк-фикерләрен яздылар.

Рамис Сафин,
Ульяновск өлкәсеннән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*