tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика мәдәни чараларының татар һәм рус телләрендә булырга тиешлеге тәгаенләнде
Республика мәдәни чараларының татар һәм рус телләрендә булырга тиешлеге тәгаенләнде

Республика мәдәни чараларының татар һәм рус телләрендә булырга тиешлеге тәгаенләнде

Татарстанда мәдәни чаралар һәм алар турында игъланнар, чарасына һәм катнашучыларына карап, ике дәүләт телендә уздырылырга тиеш. Массакүләм мәдәни чаралар оештырганда дәүләт телләрен куллану турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде. Нигезләмәгә үзгәрешләргә декабрь азагында ТР Премьер-министры Алексей Песошин имза куйган.

2013 елның 31 декабрендә Илдар Халиков имзалаган карарда Татарстан Республикасында һәм аннан читтә мәдәни чаралар уздырганда республика дәүләт телләренең тигезлеген тәэмин итү турында пункт булса да, мәдәни чараларның рус телендә уздырылуы, яки, оештыручылар теләге буенча, татарча уздырыла алуы турында пункт бар иде. Нигезләмәгә кертелгән үзгәрешләрдә мәдәни чараларның ике дәүләт телендә уздырылуы ассызыкланган.

Массакүләм мәдәни чараларның визуаль атрибутикасы, ягъни, буклетлар, чакыру билетлары, программаларның ике дәүләт телендә булырга тиешлеге күрсәтелгән. Татарстандагы башка халыклар күпләп яшәгән төбәкләрдә үткәрелгән чараларда җирле халык телләре дә кулланыла алуы да искәртелгән.

Әлеге карарда күзалланган массакүләм мәдәни чараларга спектакльләр, концертлар, ачык һавадагы фестивальләр, күргәзмәләр, халык бәйрәмнәренә бәйле чаралар, фәнни конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм башкалар керүе билгеләп үтелгән.

«Татарстан Республикасының ике законында Татарстандагы белдерүләр, афишалар республиканың дәүләт телләрендә булырга тиеш. Татар театрлары афишаларын рус телендә яза, димәк, закон саклана. Әмма без рус телендә эшли торган театрлардан татарча мәгълүмат таләп итә алабыз… Качалов театры афишаларын татар телендә язмый. Татар театрларыннан татарча булуны таләп иткән хәлдә, без рус театрларының афишалары булса да татарча булуын сорый алабыз икән. Җәмәгатьчелек сорый ала», дип язган иде «Интертат» быел октябрь аенда.

Ел азагында мәдәният министр Ирада Әюпова: «Безнең ике дәүләт телебез бар — рус һәм татар телләре. Бу яктан карасак, рус театрларында да бөтен контент татарчага тәрҗемә ителергә тиеш. Без ике теллелекне истә тотып, рус контентының татарча трансляцияләнүен тәэмин итәргә тиеш булабыз. Бу шактый чыгымнар сорый. Мин моны перспективалы юнәлеш дип саныйм», — диде.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*