tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Республикакүләм татар кызы-2019”: татар кызы нинди булырга тиеш?
“Республикакүләм татар кызы-2019”: татар кызы нинди булырга тиеш?

“Республикакүләм татар кызы-2019”: татар кызы нинди булырга тиеш?

Казанда “Республикакүләм татар кызы-2019” бәйгесе финалы үтте. Әлеге бәйгене матурлык һәм сәләт, милли традицияләр бәйрәме, диләр. Бәйге барышында татар кызының матурлыгын һәм сәләтлеген күрдек. Әмма милли йолалар турында гына төгәл әйтә алмыйм.

Милли йола турында сорау белән оештыручыларга мөрәҗәгать иткәч, алар: “Катнашучы кызларыбызның милли йолаларыбызны белүләрен тамашачыга күрсәтеп тормадык. Ассызыклап әйтә алам, миңа ышаныгыз: алар милли традицияләрне беләләр”, – диделәр. Күзебез күргәнгә генә ышанып, бәйгене “Матурлык һәм бераз сәләт” бәйгесе дип атарга рөхсәт итегез.

Сәләтле татар кызы!

Сүзне нәрсәдән башлыйк икән?! Бәйге республика күләмендә уза. Әмма берәр район үзәгендә үткәрелгән чара кебегрәк булды.

Жюри әгъзалары кызларның татар телен камил дәрәҗәдә белүләренә, бию-җыр сәләтләренә һәм интелектуаль булуларына бәя бирделәр. Димәк, дүрт этап дип алыйк.

1. Нәфис сүз. Кайсы кызның татарча матур итеп сөйләвен, ә кайсының сөйләү белән бераз дус булмавын белү этапларның иң җиңеле булды. Кызлар һәрберсе дә аерым-аерым сәхнәгә чыгып, кайдан булулары, нинди гаиләдә үсүләре, хыяллары һәм “аһ итәрлек” татар кызлары булулары турында сөйләделәр. Бер сүз әйтеп булмый, афәрин! Текстлары да матур, сөйләүләре дә яхшы. Иң мөһиме – үзләре сөйли.

2. Җыр сәләте. Менә бу этапта экспертларга да, тамашачыга да бәя бирү җиңел булмады. Соң фонограммага авыз ачып торган кызларның кайсысының матур, кайсысының начар җырлаганын каян беләсең, ди.

Кызларның вокал укытучылары, җырны яздырганда, кайчан җырлый башларга, ә кайчан җырлауны тәмамларга икәнен әйткәннәр әйтүен. Ләкин катнашучыларның берсе дә диярлек фонограммага җырлый белми. Авызлары бер җирдә, микрофоннары әллә кайда. Соңыннан иң кызыгы – видеотасма күрсәттеләр. Әлеге видеода кызларның тавыш яздыру студиясендә җыр яздырулары ачык күрсәтелгән. Студиядә үзебез җырлаган идек, карагыз, имеш.

“Нишләп җырлый белмәгәч, җырлаталар соң аларны?” – дип жюри әгъзалары арасында булган Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгәтуллинадан сорадым. “Шулай шул, фонограммага җырладылар. Икенче елга бу күренеш булмасын иде. Кызларны тыңлаганда, кайсысының җырлый белүен, кайсысының җырлый белмәвен ачыклап булды. Шулай да, минемчә, җырлый белмәгәннәрне җырлатмаска кирәктер”, – диде Зилә апа.

Әлбәттә, кирәкми. Бу, теге, әйтик, скрипкада уйный белмәгәнне скрипкада уйнату кебек. Хәтерлисез микән, узган ел бәйгенең халыкара финалында кызлар фонограммага сүз сөйләгәннәр иде. Оештыручылар башка бу хәлнең булмаячагын әйтте. “Узган ел режиссерлар кызларның фонограммага сөйләвен сораган иде. Башка бу хәл кабатланмаячак”, – диделәр алар.

Ярый, карарбыз. Шуны гына әйтеп үтәргә кирәк: кызлар арасында, чыннан да, җырлый белүчеләр бар иде. Шушы җырлый белүчеләр янында җырлый белмәүчеләрнең җырга сәләтләре булмавы тагы да ачыграк күренә иде. Бакыр үзе генә булганда бик матур. Ләкин янына көмеш белән алтынны куйсаң, бакыр ялтыравыннан туктый бит.

3. Бию сәләте. Мин биюче түгел, шуңа күрә акыллы сүзләр яза алмыйм. Кызлар татарчасын да, башкортчасын да, тагын “ниндидерен дә” (кызганыч, бию барышында нинди бию башкарылганы хакында бер сүз булмады, ә минем кебек бию сәнгатендә эксперт булмаганнар тамаша залында булгандыр) һәм заманчасын да биеделәр.

Янә жюри әгъзаларына әйләнеп кайтсак, соравым барлыкка килә. Сәхнәдә бер-берсеннән әллә ни аерылып тормаган унике кызның кайсысының матуррак биегәнен, кайсысының сәләте булмаганын ничек белергә? Кызык. Шулай да җиңүче инде билгеле! Аның исемен соңрак язармын. Димәк, жюри әгъзалары үз бәяләрен куеп, кемнең матуррак биегәнен ачыклый алганнар.

“Ничек бәяләгәннәр?” дигән сорауны биргәндә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакировның сүзләре искә төшә. “Кызлар өч көн дәвамында төрле остаханәләрдә булдылар. “Татар кызы” титулына ия булучыны финал көнне генә сайламыйбыз. Жюри әгъзалары, экспертлар шушы өч көн дәвамында ук кызларга үз бәяләрен куеп бардылар”, – дигән иде ул.

Әгәр дә Данис абыйның әйткән сүзләре хак булса, жюри әгъзаларына кызларның кайсысына нинди бал кую җиңелрәк бирелгәндер.

4. Интеллектуаль сораулар. Мин сиңа сорау – син миңа җавап. Менә шушы система буенча кызлар сорауларга җавап бирделәр. Сорауларның барысы да бер кечкенә генә тартмачыкта иделәр. Сорау алу гадел рәвештә барды.

Җавапларның берничәсенә тукталып үтик. Кызларга исемнәре белән дә төртеп күрсәтмибез. Бары тик шундый җавап бар иде дип язам.

1. Кызларның берсеннән хыялдагы өе турында сорадылар. Әлеге туташ “Татар кызы” бәйгесендә катнашканын онытыпмы, әллә инде нәрсә әйтергә белмичәме, җавап бирде. “Өч катлы өй кирәк миңа”, – ди ул. Шәхсән мин аның җавабыннан бер дә кәнагать калмадым. Ике бүлмәле фатирны җыештырып, аручылар бар. Бу өч катлы бинаны җыештырып, тәмам хәлдән таярсың.

“Беренче катында – мәхәббәт, икенче катында – балалар, өченче катында – хатын-кыз бәхете телим”, – диде кыз. Менә хыяллар бу туташта. Ул өч катлы өйне төзеп бирүче ир дә кирәк бит әле.

2. Алга таба барыйк. Катнашучыларның берсе кайнана белән ничек ачуланмаска кирәк икәнен аңлатып, мастер-класс бирде. Аның фикеренчә, кайнана белән аралашканда, аңа эндәшкәндә, телнең иң тәмлесен сайларга кирәк, чөнки тәмле тел – җан азыгы. Әгәр дә кайнанаңа ошарга теләсәң, чәчең белән җир сөрергә кирәк икән. Ай-һай, хәзерге киленнәр җир сөрерләр микән?! Заманасы башка бит. Һәм, “та-дам”, иң кулай вариант: кайнана белән аерым яшәргә. Монысы белән килешмичә булмый.

Сорауларның да, җавапларның да төрлесе булды. Экспертлар ничек иң-иңен сайлый алганнардыр, белмим. Берәр вакыты җиткәч, мин дә алар арасында булсам, җавапларын язармын. Гомумән, “Татар кызы”н ничек сайлауларын да бәян итәрмен.

Бәйгенең концерт өлеше

Артистлар арасында “Yamle” төркеме, Рамил Закиров, Гүзәлем белән Салават Миңнеханов һәм беркем дә белмәгән “Караш” төркеме булдылар.

“Караш” төркеменең “Караш” төркеме булуын мин беләм дә, тагын бер 15-20 кеше беләдер. “Ямьле”ләргә килгәндә, башта икәү чыгыш ясадылар, соңыннан өчәү булдылар. Аңламассың аларны. Беренче чыгыш ясаганда, өченчесе соңга калгандыр. Ник көтеп кенә тормаганнар?!

Рамил Закиров сәхнәгә үзе генә чыкмады. Үзе белән бергә бер биючене дә ияртте. Ул биюченең дә пары соңга калган, ахры. Нәрсәдер биегән булды да Рамил белән бергә кереп китте.

“Караш” төркеме исә “Әпипә” җырын яңарткан. “Әпипә”гә үзләренчә җан өрергә тырышканнар, күрәсең?! Шуны гына әйтергә була: чигелгән калфак кигән озын толымлы татар кызына заманча стильдә киенгән егетләр тиң түгелдер. “Әпипә”сен дә татар халкы җырлаган кебек башкармыйлар.

Татар кызы нинди булырга тиеш?

Әйдәгез әле бергәләп татар кызы нинди булырга тиеш икәнен ачыклап карыйк.

“Беренчедән, татар кызы чибәр, итәгатьле, тәрбияле булырга тиеш. Татар кызы ата-бабаларыбыздан килгән йолаларны белгән гаиләдә тәрбияләнә. Татар кызы халкы белән горурланырга тиеш”, – ди “Татар кызы” бәйгесе дирекциясе президенты Елена Колесникова. Әлеге бәйгедә әлеге сыйфатларга ия булган кызлар катнаша дип аңларга кирәк. Шулай ук Елена апа фикеренчә, “Татар кызы” бәйгесендә башка матурлык бәйгеләреннән аермалы буларак ихлас татар җаны бар.

“Әлеге бәйгене бары тик матурлык һәм сәләт бәйгесе дип уйлап, күпләр ялгыша. Безнең бәйгебез – татар мәдәниятенең бәйрәме. Әлеге бәйге аша без татар халкына, аның гореф-гадәтләренә мәхәббәтебезне җиткерәбез. Ел саен бәйгебезнең дәрәҗәсе югарыга үрелә. Шулай ук бәйгебездә катнашкан регионнар һәм республикалар саны арта. Минем иң өчен иң мөһиме – яшьләр тартыла. Без гел уйлый идек: ничек яшьләр белән эшләргә? Минемчә, эшләүнең әлеге формасы иң уңышлысы”, – ди ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров фикеренчә, “Татар кызы” исеменә лаеклы булган кызны сайлау бер дә җиңел түгел, шуңа күрә “Республикакүләм татар кызы-2019” бәйгесе финалы өч көн дәвамында барган. Кызлар белән театр, бию, җыр сәнгатьләре белгечләре эшләгән. Алар белән әңгәмәләр алып барылган. Мин Данис Шакиров белән аралашып алдым.

– Данис абый, сезнеңчә, “Татар кызы” бәйгесе нинди бәйге ул?

– “Татар кызы” бәйгесе – ул матурлык бәйгесе, дип әйтергә яраталар. Мин моның белән килешәм, ләкин матурлыкның эчкесе дә, тышкысы да була. Кызларның рухи кыйммәтләре дә күзгә алына. Бәйгенең төп максаты – гүзәл затларыбыз аша гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, милли яшәешебезне күрсәтү.

– “Татар кызы” бәйгесендә катнашыр өчен акча кирәкме?

– Бу очракта шуны истә тотарга кирәк: бәйгебез Татарстан Республикасы Президенты хәер-фатихасы белән үткәрелә. Татарстаныбызда махсус программа да булдырылган. Шуңа күрә бәйгене үткәрүдә ярдәм итүчеләр бар.

– Кызларга макияж ясаучылар, аларга костюм тегеп бирүчеләр бармы?

– Кызлардан бернинди дә чыгымнар таләп ителми. Ярдәм итә алырдай хезмәттәшләребез бар.

– 13-16 сентябрь көннәрендә халыкара “Татар кызы” бәйгесенең ярымфиналы үтәчәк. Кызларга барлык шартлар да каралганмы?

– Әлбәттә, алар бит Татарстан җирлегендә. Яшәргә урыннар бар.

– Кызлар узара талашмыймы?

– Юк, талашканнарын күргәнем юк. Шулай да алар янында һәрвакыт булып торучы ярдәмчеләр бар. Кызлар үзләренең нинди бәйгедә катнашканнарын беләләр. Шуңа күрә кызлар үзләренә талашырга, бер-берсенә тавыш күтәрергә рөхсәт итмиләр. Һәм шуны өстәргә кирәк: аларның эчке күңеле, бер-берсенә булган мөнәсәбәте дә җиңүчене билгеләгәндә, исәпкә алына.

Данис абый белән сөйләшүебезне ишетеп торган “Татар кызы” бәйгесе дирекциясе президенты Елена Колесникова да әңгәмәбезгә кушылды.

““Татар кызы” бәйгесенең халыкара этабына катнашучы кызлар үзләренең күлмәкләре белән килергә тиеш. Бу – шарт. Һәр кызның күлмәге үзенчәлекле була, чөнки һәр регионда яисә, гомумән, илдә татар киемнәре төрле. Алар бергә җыелгач, төрле традицияләр бәйләме җыела. Кызлар бер-берсе белән аралашып, үз регионнарының үзенчәлекләре турында сөйлиләр”, – диде Елена Колесникова.

Данил Салихов: “Татарның матурлыгын күрсәтергә кирәк”

“Татар кызы – эшчән, чиста-пөхтә, итәгатьле, гаилә башы булган ирен тәрбияли, хөрмәтли белә торган кыз. Әгәр дә татар кызы үзенең ирен хөрмәтли белсә, ул балаларына күчә, аның гаиләсендә тәртип була. Әгәр дә әлеге иләк аша чыгарсак, татар кызлары азаеп китә кебек. Аларны азайтмас өчен, әдәбиятыбызны да, мәдәниятыбызны да классик әсәрләрне дә сакларга тиешбез. Әдәбиятсыз, мәдәниятсыз халык тәрбияле булып үсә алмый. Татар кызы – ул безнең милләтебезне дәвам итүче. Әгәр дә татар кызы татарча сөйләшми икән, димәк, милләт үлә.

Милләтебез кызларыбызга бәйләнгән, чөнки татар кызы – ул ана. Татар кызы матур сыйфатларны үзенең балаларында булдырырга тиеш. Нишләп без Көнчыгышка карыйбыз?! Татарның матурлыгын күрсәтергә кирәк”, – ди Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Салават Фәтхетдинов: “Татар кызы бәхетле хатын һәм әни булырга тиеш”

“Татар кызы нинди булырга тиеш?! Миңа калса, кызганыч, тиздән бу сорауга җавапны мәктәптә өйрәтә башлаячаклар. Бу – үзе бер куркыныч әйбер. Барыбер әле карап сокланырлык кызларыбыз бар. Бөтен өмет шул кызларда. Беренчедән, татар кызы бәхетле хатын һәм әни булырга тиеш. Бөтен хатын-кызларга да нәфислек телим. Татар хатын-кызы кычкырып талашса да, кычкырып сөйләшсә дә, кычкырып еласа да, матур булырга тиеш. Хәзер хатыннар елый да белми. Кызларыбызга нечкә күңел телим. Татар гаиләсен саклап торучы, яклап торучы кирәк. Хатын-кыздан бик күп әйбер тора. Татар әнисе булуыгызны телим! Уңышлар сезгә!” – ди Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов.

“Халыкара татар кызы-2019” бәйгесе ярымфиналы

Кызлар барысы да булдыралар. Аларга афәрин! Оештыручыларга исә җитдирәк карарга кирәктер. Жюриларның барысына да өстәл җитмәде, мәсәлән. Булмаган ди мени өстәл?! Гади өстәл бит ул. Ә бәйге бер дә гади түгел. 2016 елдан бирле “Халыкара” исемен йөртә.

Сезне номинацияләр исемлеге һәм җиңүчеләр белән таныштырыйк.

  • Галимова Әдилә Илдар кызы (Яңа Чишмә районы) – “Иң ихлас кыз”;
  • Кадыйрова Резедә Фаил кызы (Лаеш районы) – “Иң иҗади кыз”;
  • Хөсәенова Рания Рәис кызы (Кукмара районы) – “Иң инсафлы кыз”;
  • Галиәкбәрова Резедә Рәис кызы (Яшел Үзән шәһәре) – “Халык мәхәббәте”;
  • Шакирҗанова Гөлназ Рамил кызы (Арча шәһәре) – “Иң зирәк кыз”;
  • Әюпова Азилә Илшат кызы (Яр Чаллы шәһәре) – “Иң акыллы кыз”;
  • Билалова Энҗе Илһам кызы (Саба районы) – “Иң өлгер кыз”;
  • Шәфигуллина Айсылу Камил кызы (Саба районы) – “Иң оста биюче кыз”;
  • Хәсәнова Эльвира Илшат кызы (Мамадыш районы) – “Иң тырыш кыз”;
  • Габдрахманова Регина Рузил кызы (Актаныш районы) – “Иң илһамлы кыз”;
  • Сайфуллина Руфия Рәлиф кызы (Алабуга шәһәре) – “Иң мөлаем кыз”;
  • Әхмәтова Алия Марсель кызы (Казан шәһәре) – “Иң уңган кыз”.

“Ак калфак” оешмасының махсус номинациясендә “Казан гүзәле” җиңүчесе итеп Казан шәһәре кызы Алия Әхмәтова табылды. Ул да бәйгенең халыкара финалында катнаша. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе ни өчен финалда ике кыз катнашачагын аңлатып китте. “Татарстанда җиңүгә лаеклы булган кызлар күп, шуңа күрә без ике кызны сайларга булдык”, – ди ул.

Республикакүләм “Татар кызы-2019” титулы Яр Чаллы кызы Азилә Әюповага бирелде. Шулай ук ул илле меңлек сертификатка да ия булды. бүген Азилә КФУның 4 курс укучысы.

Җиңүче кыз фикеренчә, җиңәр өчен бары тик үзең булып калу кирәк.

Димәк, 27 сентябрь Удмуртия Республикасы Ижау шәһәрендә үтәчәк “Халыкара татар кызы-2019” бәйгесендә Азилә Әюпова белән Алия Әхмәтованың Татарстан исеменнән чыгыш ясарга мөмкинлекләре бар. Без кызларга “Халыкара татар кызы-2019” бәйгесенең ярымфиналында катнашуда бары тик уңышлар телибез, барысы да бары тик аларның кулларында. Аларның үтүе яисә үтмәве 16 сентябрь игълан ителәчәк.

13-15 сентябрьгә кадәр Казан шәһәрендә “Халыкара татар кызы-2019” бәйгесенең ярымфиналы үтәчәк. Кызлар барысы бергә 29. Кызларга да, жюри әгъзаларына бары тик уңышлар телик.

Язмамны “Татар кызы-2019” республика этабында катнашкан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Актаныш кызы Регина Габдрахманова сүзләре белән тәмамлыйм әле.

Татар кызы, сакла берүк! Баш очкаеңда чиккән калфак сакла. Күкрәгеңдә бизәп төшкән изү сакла. Үреп салган пар толымыңда, зинһар, көмеш чулпы сакла. Ә йөрәгеңдә милләтеңә кайнар сөю сакла… Сакла!

 

Алинә АЙДАРОВА

intertat.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*