tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда Сабантуй
Сахалинда Сабантуй

Сахалинда Сабантуй

28 июнь көнне Южно-Сахалинск шәһәрендә   зур бәйрәм- 10 нчы мәртәбә, Сабантуе узды.

Соңгы елларда бу бәйрәм халык арасында елдан-ел  популярлаша бара. Быелгы Сабантуенда  инде халык   бик күп- 2 меңнән артык иде. Нинди милләт кешеләре генә юк иде  бәйрәмдә.

Бәйрәм белән котларга дип, Сахалин өлкәсенең милли оешмалар белән эшләүче департамент җитәкчесе С.И.Касторнов, мәдәният министры И.В.Гонюкова һәм шәһәр җитәкчелеге вәкилләре дә, Сахалин халыклары ассамблеясы җитәкчеләре дә килде.

Бәйрәмне һәрвакыттагыча, Южно-Сахалинск шәһәренең милли-мәдәни автономиясе  үткәрде. Сабантуен – шәһәрнең милли мәдәни мохтәрияте рәисе- Радик Әхтәмов ачып жибәрде.

Әзерлек эшләре күптән, кыш айларыннан  башланды һәм Сахалин өлкәсенең бөтен оешмалары белән килешенеп,  бик күп мәдәни  үзәкләр белән  бергә алып барылды.

Сабантуенда  икенче ел инде бик зурлап ат чабышлары узды.   Бәйрәмдә  һәрвакыттагыча  бик күп төрле уеннар үткәрелде, бик күп ярышлар узды.  Бүләкләр дә саллы гына булды.  Сабантуеның баш спонсоры- «Сахалинстальсервис» оешмасы  булды.  Көрәш буенча җиңүчеләргә сарыктан башка -50 мен, 25 мен, 15 мен күләмендә акча да бирелде.

Сахалин өлкәсе дә  бәйрәм уздыруга зур өлеш  кертте. Төрле районнардан  делегацияләр килде, бик күп төрле ансамбльләр килеп, Сабантуе сәхнәсендә чыгыш ясады.

Сабантуен  Татарстанның атказанган артистлары Резеда Төхвәтуллина һәм Айдар Сөләймәнов  чыгышлары белән бизәде. Аларны  халык бик яратып каршы алды.  Бәйрәмдә шулай ук, Сахалин өлкәсендә инде танылып өлгергән «Дуслык» татар ансамбле дә чыгыш ясады.

Сахалинда жәй ае булса да, көннәр  һәрвакыт салкынча була. Ләкин   һәр елдагыча, Сабантуенда  күк йөзендә   көне  буе кояш балкыды,  чынлап та жәй  булды.

Вәсилә Хуҗина, Сахалин өлкәсе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*