tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара шәһәрендә “Шатлык” балалар клубы эшли башлады
Самара шәһәрендә “Шатлык” балалар клубы эшли башлады

Самара шәһәрендә “Шатлык” балалар клубы эшли башлады

3 яшьтән 7 яшькәчә сабыйларны “Шатлык” балалар клубына чакыралар.

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.

“Шатлык” балалар клубында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

  • сабыйларда туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;
  • халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән таныштыру;
  • әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру.

Уен формасында төзелгән дәресләр өч блоктан тора:

  1. “Иҗади остаханә” — рәсем, әүвәләп ясау дәресләрендә баланың вак моторикасы үсә, күзаллавы киңәя, иҗади сәләтләре ачыла;
  2. “Татарча сөйләшәм” – ана теле дәресләре баланың сүз байлыгын арттыра, сөйләм күнекмәләрен формалаштыра;
  3. “Шома басам” – хореография дәресләре балаларның гармоник яктан үсешен формалаштырырга ярдәм итә.

Июль – август айларына һәм яңа 2018/2019 уку елына язылу бара.

Дәресләр балаларга да, ата-аналарга да чиксез шатлык бүләк итәр дип ышанабыз.

Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Самар шәһәре, Карл Маркс проспекты, 49 йорт («Сократики» балалар студиясе бинасында)

Белешмәләр өчен телефоннар: +7 917 165-6389, +7 927 764-8824 (Алия Наиловна).

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*