tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сандугач” керде күңелгә…
“Сандугач” керде күңелгә…

“Сандугач” керде күңелгә…

Төмән өлкәсенең халыкара фестивальләр лауреаты, танылган “Сандугач” халык җыр ансамбле Мәскәүнең татар мәдәният үзәгендә концерт куйды. Ансамбльнең 25 еллык юбилее уңаеннан әзерләнгән әлеге чараны өлкә татар яшьләренең “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов оештырды. Юкка гына түгел! Ялутор шәһәрендә иҗат итүче бу төркем күптән башкалабыз Мәскәүдә чыгыш ясау турында хыялланган икән.

Менә алар Мәскәү татарлары каршында. Репертуарларындагы 60лаган җырның иң яхшыларын гына сайлап җырладылар, фольклор-этнографик күренеш тә тәкъдим иттеләр. Программаны якташыбыз Фәрид Кормановның да җырлары бизәде.

Мәскәүдә үзләрен хуш күреп каршы алдылар, бик яратып тыңладылар. Шәһәр мөселман дини идарәсе хезмәткәре, зур күләмле дини чаралар оештыручы Азат Галәмшин:

“Шулкадәр яратып тыңлап утырдым, үземнең әбиләрем искә төштеләр. Себердән кадәр безне шатландырырга килүләре өчен зур рәхмәт әбиләргә. Озак яшәсеннәр. Аларга сокланырлык. Пенсия акчаларына билет алып, 4әр комплект кием, 5 чемодан белән чыгыш өчен кирәкле әйберләрен төяп поезд белән концерт күрсәтергә Төмәннән кадәр килгәннәр. Мәскәүдә дә үз акчаларына урнашканнар, йөргәннәр. Ә баянчы әби бөтенләй күрми һәм рус милләтеннән. Тере тавышка, баян белән шулкадәр күркәм һәм үзенчәлекле программа күрсәттеләр”, – диде.

Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән “Сандугач”ның алыштыргысыз җитәкчесе Зөһрә апа Кожевниковага Мактау грамотасы, бүләкләр тапшырылды. Тагын да башкалабыз буйлап экскурсия үткәрелде.

Булдырдылар, “сандугач”лылар, чын күңелдән юбилейлары белән котлыйбыз аларны, хыяллары гел тормышка ашып, иҗатлары күркәмләнеп торсын!

“Сандугач” 1990 елда Ялутор шәһәрендә оеша. Башта аның исеме “Умырзая” була, 2001 елда гына әлеге исемен ала. 2005 елда татар халкының мәдәниятен һәм мәдәни мирасын саклауда күрсәткән зур хезмәтләре өчен сәнгатькярләребез “Халык ансамбле” статусын алуга ирешәләр. Ансамбль составында 15 кеше исәпләнә. Аларның уртача яшьләре – 73 яшь.

25 ел буе “Сандугач”лылар фидакарь җитәкчеләре Зөһрә апа Кожевникова белән төрле милли, халыкара фестивальләрдә, бәйгеләрдә, чараларда катнашып киләләр. Олы яшьтәге апаларның чыгышын һәркайда яратып кабул итәләр, көчле алкышларга күмәләр. “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә күрсәткән күренешләре гореф-гадәтләребезне саклауда зур роль уйныйлар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА, Төмән

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*