tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәчәкләр
Санкт-Петербургта Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәчәкләр

Санкт-Петербургта Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәчәкләр

5 февральдә үзенең тиңдәшсез батырлыгы белән Ватанга тугрылык үрнәге булган герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тула. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

12.00 сәгатьтә Гавана урамындагы 18нче йорт янында традицион «Җәлил укулары» узачак һәм бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куячаклар. Чараның сценарие тантаналы өлеш, рәсми затларның чыгышлары һәм Җәлилнең шигырьләрен укуны үз эченә ала. Аннары Җәлил иҗатын яратучыларны Василеостровский районындагы 4нче китапханәдә үтәчәк шигърият кичәсендә көтеп калалар.

14 февральдә, 15.00 сәгатьтә, Тосно тарихи-туган якны өйрәнү музее Камин залында Ленинград өлкәсенең Тосно районы «Изге юл» Татар җәмгыяте тарафыннан оештырылган Тоснодагы традицион «Җәлил укулары» узачак.

tatar-inform.tata

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*