tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратов өлкәсе татарлары фольклорына багышланган китап басылып чыкты
Саратов өлкәсе татарлары фольклорына багышланган китап басылып чыкты

Саратов өлкәсе татарлары фольклорына багышланган китап басылып чыкты

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының  Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнысованың “Саратов өлкәсе татарлары фольклоры” исемле китабы басылып чыкты. 25 февраль көнне әлеге китапны ТР Милли китапханәсендә дә тәкъдим иттеләр.

Автор әйтүенчә, бу хезмәт 2 өлештән торачак. Быел басылып чыккан беренче өлеш, танылган фольклорчы, татар халык көйләрен җыючы һәм өйрәнүче, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗановның институттагы аудиофондтагы материаллары. Әлеге материаллар институт тарафыннан Саратов өлкәсенә 1963 елдагы экспедиция нәтиҗәсендә яздыртылган булган. Китапта экспедициядә катнашкан филололог, фольклорчыларның дәфтәрләрендәге язмалар, шулай ук җыр текстлары һәм кайберләренең ноталары да урын алган. Шунысын да әйтергә кирәк, җыентыкның 31 аудиоязмалы компакт-дискы да бар. Хезмәтнең икенче өлеше 2020 елда басылып чыгачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*