tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарман районы Җәлил бистәсендә Аяз Гыйлаҗевка багышланган форум үтте
Сарман районы Җәлил бистәсендә Аяз Гыйлаҗевка багышланган форум үтте

Сарман районы Җәлил бистәсендә Аяз Гыйлаҗевка багышланган форум үтте

Күренекле язучы һәм драматург Аяз Гыйлаҗевның нәсел-нәсәбе, әти-әниләре Сарман төбәгеннән. Ул үзе дә биредә туып үскән, укыган. Шуңа күрә дә якташлары аны һәрчак истә тота,  олылый.

Әдипнең тууына 90 ел тулу уңае белән 27 февральдә Сарман районы  Җәлил бистәсендәге 2 нче номерлы урта мәктәптә Аяз Гыйлаҗевка багышланган форум үткәрелде. Республика күләмендәге бу чарада, Татарстан район-шәһәрләре  укучылары, мөгаллимнәре, яшь иҗат әһелләре белән берлектә, әдәбият галимнәре Хатыйп Миңнегулов,  Әнвәр Шәрипов, Миләүшә Хәбетдинова,  Дания Сибгатуллина, шагыйрә Рәзинә Мөхияр, шулай ук хакимият, җәмәгатьчелек, сәнгать вәкилләре дә катнашты.

Күпләгән доклад-чыгышлар тыңланды, мастер-класслар күрсәтелде, укучыларның рәсем күргәзмәләре оештырылды, спектакльләрдән өзекләр тамаша кылынды. Республика күләмендәге бу  чарада  әдипнең хатыны, Сарман кызы Нәкыя ханым Гыйлаҗеваның да катнашуы, эмоциональ чыгышлар ясавы форумны аеруча  истәлекле итте.

 

http://www.sptatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*