tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татар теле көне бәйрәмендә
Себер татар теле көне бәйрәмендә

Себер татар теле көне бәйрәмендә

7 тапкыр уздырыла торган “Себер татар теле һәм мәдәнияте–2019” бәйрәме быел да Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә 30 ноябрь көнне зур әзерлек белән үтте. Ул шәһәр себер татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы, Төмән шәһәре хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм шәһәр татар мәдәният үзәге ярдәме белән оештырылды. Чарага Төмән, Тубыл, Ялутор шәһәрләре һәм районнардагы татар авылларыннан себер татарларының киләчәгенә битараф булмаган чын патриотлар, галим-галимәләр, язучылар, шагыйрьләр, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, тел һәм мәдәният белгечләре килделәр.

Кунакларны башта үзәкнең кунакханә залында оештырылган “Себер пайлыгы” дип аталган күргәзмә белән таныштырдылар. Биредә күбрәк Төмән районы авыл хакимиятләре һәм шәһәрдә яшәп иҗат итүче кул осталарының эшләре һәм уңган хуҗабикәләрнең милли ризыклары тәкъдим ителде. Шулай ук теләкләре булганнар өчен себер татарларының бәйрәм-йола мәдәнияте элементлары кертелгән “Себер татарларының мәдәнияте һәм тарихы” дип аталган экскурсия уздырылды.

Түгәрәк өстәл артында

Аннары кунакларны “Себер татар теле – Евразиянең борынгы теле” дигән темага багышланган түгәрәк өстәлгә чакырдылар. Чараны филология фәннәре докторы, профессор Хәбибә Шагбанова алып барды. Кунакларны сәламләп һәм уңышлы эш көне теләп шәһәр себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина чыгыш ясадылар.

Аннары үзләренең докладларын күренекле язучы, журналист, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия язучылар берлегенең Төмән регионара бүлеге рәисе Леонид Иванов, күренекле актив җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов, тел белгече Бәхтияр Агишев, Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташыбыз, туган якны өйрәнүче Әлмирә Сажина, өлкә фәнни китапханәсе хезмәткәре Гөлнур Әхмәтова тәкъдим иттеләр. Җирле шагыйрь-шагыйрәләребез – Галия Абайдуллина, Фәрит Ермышев, Хәлил Вагайлы туган телебезнең киләчәген кайгыртып, себер татар телендә язган шигырьләрен укып ишеттерделәр. Гомумән, әлеге чарада туган телне саклау, үстерү өлкәсендә фикерләр һәм яңалыклар белән уртаклашып, бу юнәлештә эш планнары һәм перспективалары турында фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл эшенә нәтиҗә ясап Динар Марсель улы: “Биредә бүген себер татарларының язмышын кайгыртучылар җыелган. Уртага салып чишәсе мәсьәләләр, эшлисе эшләр, бәхәсләшер өчен темалар бик күп икәне һәркемгә яхшы билгеле. Бер очрашуда гына аларны чишеп булмый, шуңа да киләчәктә фикерләр алышыр өчен очрашулар оештырырга планлаштырабыз. Ә инде шәһәр автономиясенең планнары белән таныштырып китсәк, без үзебезнең Рәхмәт хатын булдырдык дияргә була, инде “Себер татары” дигән медаль проектын раслау буенча эшләр алып барабыз. Бу бик кыйммәтле медаль булачак һәм ул себер татар халкының иң лаеклы ул-кызларына гына тапшырылачак. Мәсәлән, аны без елына 3 кешегә генә бүләк итсәк, аның берсе, бәлки, күптән вафат булган якташларыбызга булыр”, – дип әйтеп, әлеге чараны үткәрүдә ярдәм күрсәткән фикердәшләре һәм милләтебезне, туган телебезне, мәдәниятебезне саклауда үстерүгә күп көч кертүче – Әнәс Гаитов, Фәрит Ермышев, Булат Ташбулатов, Бәхтияр Агишев, Рифхәт Насыйбуллин, Марат Корманов, “Гурман” оешмасы җитәкчесе Азат Булатов, Ялутор шәһәренең “Арт-Вояж” мәдәният йорты, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы башлыгы Айсылу Юнысова, “Яңарыш” өлкә газетасы, “Дусларга сукмак” радио, ”Яңа сулыш” теле тапшырулары җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук “Себер пайлыгы” күргәзмәсендә катнашкан Ямбай авылы музеена (җитәкчесе Нэля Фәйзуллина), Диана Шамратова, Альбина Әфлитунова (Шыкча авылы), Динара Хәмитова, Нэлли Долгова, Алсу Мамкинага да олы рәхмәтләрен белдереп, бүләкләр өләште. Форум нәтиҗәсендә резолюция кабул ителде.

Аннары үзәк хезмәткәрләре кунакларны “Себер пайлыгы” күргәзмәсенә әзерләнгән ризыклар һәм “Гурман” оешмасы аш-суларыннан корылган өстәлләргә чакырып сыйладылар.

“Күрешеп йәшәйек” юбилей концертында

Түбән Тәүде районы, Тарман авылында яшәп иҗат итүче, өлкәдә генә түгел, илебез буенча узган “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фестивальләрендә лаеклы урыннар, ә быел тагын Казан шәһәрендә узган әлеге фестивальдә 1 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломын яулап кайткан “Саз” фольклор-этнографик ансамбленең 10 еллык юбилеена багышланган кичә төркемнең ирешкән күпсанлы уңышларын чагылдырган видеоролик белән башланып китте. Шул арада концертлар залыннан музыкаль җитәкчесе Әбүзәр Миннебаев җитәкчелегендә җырлап-биеп үзләре дә чыгып, сәхнәгә менделәр. Кичәне үзәк хезмәткәре Зөлфинә Минибаева алып барды. Ул ансамбль тормышы белән таныштырып, бөек җиңүләрен барлады, әлбәттә, ансамбльнең беренче җитәкчесе – өлкәбезнең күренекле музыканты Җәгъфәр Касыймовның керткән өлешен дә билгеләде.

Шул арада Төмән шәһәр себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин Бөтендөнья татар Конгрессы исеменнән ансамбльгә, җырчылары – Зөлфирә Хәмидуллина, Разия Муллакова, Зөлфирә Абдразакова, Кафия Балдашовага Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә ансамбль җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанованы “Халыклар берлеге” медале белән бүләкләде. Иҗатташ дусларын олы бәйрәмнәре белән котларга дип “Фольклор” өлкә фестивале авторы, шушы елларда җиңүләргә рухландырып торган кураторлары Вәлимә Ташкалова, Төмән районы, Муллаш авылы мәдәният йорты “Хуҗабикәләр” ансамбле җитәкчесе Тәския Нәҗметдинова, Ялутор шәһәреннән “Сандугач” халык җыр ансамбле, Түбән Тәүде мәдәният йортыннан “Зөбәрҗәт” җыр ансамбле, Эльвира Голубева, Гүзәл Мәҗитова, Тубылдан Айсылу Юнысова килгәннәр.

Алар сазлыларга иҗади уңышлар, яңа үрләр яуларга язсын дигән теләкләрен белдереп, бүләкләр тапшырдылар, матур җырлар башкардылар. “Саз” ансамбле дә тамашачыларны сөендереп себер татар халкы музыка коралларында онытылып барган көйләребезне башкарып, үзебезчә төйдереп биеп, сәхнәләштерелгән “Туз май” композициясен күрсәттеләр. Тамашачыларга ансамбль җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанованың оныгы Альбина Әминова сөйләгән йомак (әкият) та бик ошады. Чараның кульминацион өлеше дип – “Саз” ансамбленең Казан шәһәрендә яшәүче күренекле дуслары – күренекле журналистлар Илсөяр Иксанова белән Гөлсинә Хәмидуллинаның җибәргән аудиокотлаулары булды дияргә була. Чөнки алар биредә ансамбльнең башкарган хезмәте белән генә горурланмыйча, хатын-кызларыбызның һәркайсысын шәхес буларак белеп, аларның иң яхшы сыйфатларын барлап, аларга хөрмәтләрен белдерделәр. Тамашачылар һәр чыгышны бик яратып, көчле алкышларга күмделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*