tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәид Вахиди милләткә кайтты
Сәид Вахиди милләткә кайтты

Сәид Вахиди милләткә кайтты

Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында милләт өчен гаять әһәмиятле вакыйга булды. “Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре” дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция кысаларында танылган галим Сәид Вахидиның 130 еллыгы зурлап билгеләп үтелде. Татар кулъязма мирасын туплау һәм өйрәнү буенча гаять зур эшләр башкарган, милләткә Сәхибгәрәй хан ярлыгын табып биргән, татар археографиясенә нигез салган, репрессия корбаны Сәид Вахиди мирасы, ниһаять, галимнәр тарафыннан өйрәнелә башлады. Фәнни конференция эшендә, Татарстан галимнәреннән тыш, Дагыстан, Петербург, Казахстан галимнәре дә катнашты һәм чыгыш ясады.

Филология фәннәре докторлары Ким Миңнуллин һәм Дания Заһидуллиналарның котлау сүзләреннән соң, докладлар белән утызга якын кеше чыгыш ясады. Тарихчылар һәм филологлар, китапханә һәм музей хезмәткәрләре төрле яктан Сәид Вахидиның шәхесен ачыкларлык, мирасына бәя бирелек чыгышлар ясадылар. Бигрәк тә филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров, тарих фәннәре кандидатлары Фәүзия Бәйрәмова, Альфред Бустанов, Рафик Насыйров, Рәшит Галләм, Резеда Сафиуллина, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов һәм башкаларның чыгышлары Сәид Вахиди шәхесен һәм ул яшәгән чорны ачыкларга зур ярдәм иттеләр.

Шунысын да әйтергә кирәк, конференция көненә “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” сериясеннән Сәид Вахидига багышланган махсус җыентык чыгарылган иде, анда галимнең бүгенге көн укучысына таныш булмаган күп фәнни хезмәтләре, хатлары, фотолары урын алган. Алга таба исә бу фәнни җыенда ясалган чыгышлар да аерым китап булып басылып чыгачак. Конференция эшендә “Безнең мирас” журналы һәм “Мәдәни җомга” газетасы хәбәрчеләре актив катнашты, алга таба алар да Сәид Вахиди мирасын халыкка җиткерәчәкләр.

Икенче көнне конференция делегатлары Шәһри Болгарда булдылар, биредә борынгы кабер ташларын өйрәнү буенча “Түгәрәк өстәл” уздырылды. Тарих фәннәре кандидатлары Җәмил Мөхәммәтшин (Болгар) һәм Шамил Шихалиев (Махачкала) эпиграфик һәйкәлләрне өйрәнүдә яңа технологияләр турында кызыклы докладлар ясадылар. Конференция эше Шәһри Болгар буенча сәяхәт белән тәмамланды.

Ф.Бәйрамованың “Фейсбук” социал челтәрендәге сәхифәсеннән алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*