tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәләт”тә кинофестиваль уза
“Сәләт”тә кинофестиваль уза

“Сәләт”тә кинофестиваль уза

«Сәләт» III халыкара яшьләр уку-укыту форумы кысаларында «Jisem» кинофестивале үз эшен башлап җибәрде. Кинофестиваль яшь кинорежиссерларны һәм киноэшчәннәрен берләштерү өчен булдырылды. Фестивальнең максаты – Татарстан киноматографиясенең сыйфатын үстерү, яшь кинорежисерларны әзерләү.

5 көн дәвамында 50 катнашучыны зуркуләмле укыту программасы гына тугел, ә кино cәнгатен үзләшерү дә көтә. Форумның башкарма директоры Тимур Сөләйманов шуны ассызыклый: “2014 елгы “Сәләт “ форумы махсус проектларга бай. Аларның берсе – «Jisem» кинофестивале. Кинофестиваль кысаларында төркемнәр остазлары җитәкчелегендә үз кинофильмнарын төшерәчәк. Укытучылары арасында режиссерлар, видеографлар, клипмейкерлар, сценарий авторлары бар.

Мөһим максатларның берсе – балаларга кино сәнгате белгечләре белән аралашу һәм тәҗрибә алышу өчен яссылык булдыру. «Jisem» проекты җитәкчесе Самат Юзеев («Snapshot» видеодизайн студиясенең режиссеры, «Инновация» киностудиясенең артдиректоры) сүзләре буенча, «Jisem» – ул мәктәп һәм мастер-класслар гына түгел, ә зур бер иҗади киңлек. Очрашулар вакытында остазлар тәҗрибәләре белән уртаклашалар, шулай итеп катнашучылар кино төшерү серләрен ачыклыйлар.

Остазлар арасында – республиканың кино cәнгатендә булган cәләтле яшьләре – Илшат Рәхимбай (фильм һәм видеоклиплар режиссеры), Ильяс Гафаров («Ymmy Music» җитәкчеләренең берсе, видеоклипплар режиссеры) һәм башкалар. Фестиваль 15-20 июль көннәрендә «Сәләт» ТРМОФ ярдәмендә үткәрелә.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*