tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергей Морозов: “Россиягә хезмәт итәм, татар халкына хезмәт итәм!”
Сергей Морозов:  “Россиягә хезмәт итәм, татар халкына хезмәт итәм!”

Сергей Морозов: “Россиягә хезмәт итәм, татар халкына хезмәт итәм!”

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә узган Идел буе округы төбәкләрендә эшләүче татар иҗтимагый оешма җитәкчеләренең киңәшмә-семинарында Ульяновск губернаторы Сергей Морозов да катнашты.  Сергей Морозов өлкә күләмендә татарлар уздыра торган бер генә чараны да калдырмый. Бүген дә ул Идел буе округыннан җыелган татар милли оешмалары җитәкчеләре белән очрашырга килде. Моңа кадәр округларда узган мондый очрашуларда башка губернаторларның катнашканы булмады.

Кунаклар алдында чыгыш ясап, губернатор татар халкына, татар оешмалары эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ульяновск өлкәсенең үсешенә зур өлеш кертүләрен ассызыклап узды.

Бу төбәктә өч тапкыр федераль күләмдәге Сабантуй бәйрәме уздырылуы хакында искәртеп үтте.

“Бу бәйрәмне без бик яратабыз һәм кабат үзебездә уздырырга әзер,  – дип мөрәҗәгать иттте ул В.Г.Шәйхразиевка – Якын елларда булмаса, 2022 елны Советлар иле оешуга 100 ел тулачак, без шушы елда Федераль Сабантуйны Димитровград шәһәрендә уздырыр идек”.

Моннан тыш губернатор Димитровгаттагы татар мәктәбен төзекләндерү өчен күрсәтмә бирүен дә әйтте.

Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозовка “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләрнең Халыкара берлегенең “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален тапшырды. Бу медаль Сергей Иванович Морозовка юкка гына бирелмәде. Бу губернатор өлкәдәге татарлар тормышын үстерүдә зур өлеш керткән шәхес. Өлкәдәге татар милли мәдәни  автономиясенең ныклы эшләве,  “Өмет”газетасының, “Чишмә” телевизион тапшыруының   финанс ягыннан тотрыклы булуы, Ульяновск шәһәре уртасында Татар мәдәнияте үзәгенең гөрләп эшләве, Димитровград шәһәрендә Г.Тукай исемендәге мәктәпнең эшләп килүе, һ.б. өлкә губернаторының хәер-фатыйхасы белән тормышка ашырыла.

С.Морозов медаль алганнан соң тагын бер тапкыр Димитровградта Федераль Сабантуй үткәрү мөмкинлеге бирелүен сорады. Үз чыгышын ул: “Россиягә хезмәт итәм, татар халкына хезмәт итәм!”,-  дип тәмамлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*