tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сез – супер!
Сез – супер!

Сез – супер!

Арча районы Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина сыер савучылар арасында үткәреләчәк КВН уенын карарга чакырды. Көлке көне алдыннан бер рәхәтләнеп көлеп алу зыян итмәс. Сыер савучылар дигәне исем өчен генәдер инде, булса бер–ике терлекче кертерләр дә, калганнары мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар булыр. Кайбер хуҗалыкларда әнә КВН уйнарга түгел, сыер савырга да кеше юк бит…

Шундый уйлар белән мәдәният йортына килеп кердем. Залда алма төшәр дә урын юк. Командалар белән таныштыру өлеше үтеп киткән, шуңа күрә сәхнәгә чыгучыларның кемлеген янәшәдә утыручылардан сорарга туры килә. “Сәхнәдә Сердючка белән Лепс!” – дип игълан итә алып баручы. Тавышлары ни өчен охшаганы  аңлашыла инде, ә ул киенүләре, килеш–килбәтләре – нәкъ үзләре басып тора диярсең! “Сердючкасы – Зәринә Бәдриева, Лепсы – Сания Рәхимова, – ди күршем. – Икесе дә Сарай–Чокырчадан, сыер савучылар”. Әлфинә Әгъзәмова чыга – анысы Сарай–Чокырчаның алдынгы сыер савучысы Алия Мөхәрләмова икән.

Урта Курса фермасы командасы – “Җиленнәр”, Сарай–Чокырчаныкы – “Дуслык”. Җырлыйлар да, бииләр дә, шигырь дә сөйлиләр, рәхәтләнеп көләрлек скетчлар да күрсәтеп алалар. Ике сәгать буе шулай. “Артистларың бер кырыйда торсын!” – ди икенче күршем. “Болар бит әле сыер да сава, артистларның сыер савасылары юк аларның”, – дим.

Тамаша тәмамлангач сәхнәгә менгән хуҗалык рәисе  Рәүф Гыйлаҗетдиновның да хисләре ташып чыккан иде: “Сез шундый уңганнар, булганнар! Сез – супер! Иң булган, иң яхшы кешеләр сез. Иртән сәгать өчтә торып эшкә барасыз, әле менә сәхнәдә дә искиткеч чыгыш  ясарлык итеп әзерләнергә вакыт табасыз. Урта Курса фермасы бүген – 25, Сарай–Чокырчалар 21 литр сөт сава!”

Хуҗалык рәисе аларның һәркайсына шәлләр бүләк итте.

Инде геройларыбызның үзләре белән дә таныштырып үтик. “Җиленнәр” командасы – Фәридә Хәлиуллина, Лилия Габидуллина (5 бала анасы), Ландыш Носкова, Эльвира Заһриева – сыер савучылар, Гөлгенә Сафиуллина бозаулар карый, Лилия Камалова (5 бала анасы) – ясалма орлыкландыру технигы. “Дуслык” командасы – Айсылу Гафурова, Алия Мөхәрләмова, Эльмира Заһриева, Нәсибә Ягушина, Зәринә Бәдриева, Сания Рәхимова – сыер савучылар, Лилия Сибгатуллина – ясалма орлыкландыру технигы.

– Тамашаны әзерләүдә мәдәният хезмәткәрләре дә булышты, – ди авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Командалар чыгышы арасында җыр–биюләр башкарган һәвәскәрләребезгә дә рәхмәт! Менә шундый уңган–булган кешеләр яши безнең җирлектә!”

Ильяс Сәхәпов

http://arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*