tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрь Әнгам Атнабаевның туган авылында якташ иҗатчылар белән очраштылар
Шагыйрь Әнгам Атнабаевның туган авылында якташ иҗатчылар белән очраштылар

Шагыйрь Әнгам Атнабаевның туган авылында якташ иҗатчылар белән очраштылар

Татар һәм башкорт әдәбият сөючеләренең яраткан шагыйре Әнгам Атнабаев Башкортостанның Тәтешле районы Күрдем авылында туып үскән. Бу якларда шигъриятнең, талант ияләренең кадерен беләләр. Күрдемдә һәм якын-тирә авылларда яшәгән шигырь язучылары берләштергән “Өметле каләм” клубына йөрүчеләр Казан кунакларын зур кызыксыну белән каршыладылар. Тәрҗемәче, берничә китап авторы Томас Нигъмәтҗанов һәм 6 шигъри җыентык авторы, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты, күп кенә җырларга сүзләр иҗат иткән Галия Гайнетдинова якташларын үзләренең әсәрләре  белән таныштырдылар. Кичә барышында якташ шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың шигырьләре дә яңгырады.

Чын халыкчан, илһамлы әсәрләр яңгыраган бу кичә тамашачыларда җылы тәэсир калдырды.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*