tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шәрык” кызыклы очрашулар клубы
“Шәрык” кызыклы очрашулар клубы

“Шәрык” кызыклы очрашулар клубы

13 гыйнвар көнне “Шәрык” клубында “Канада иленә сәяхәт” дип аталган кичә булып узды. Гомумән, Канада да яшәү рәвеше, аның үзенә хас гореф-гадәтләре, белем алу системасы, тарихи хазинәләре турында сүз барды. Кичәнең төп герое – билгеле композитор, музыка укытыучы Ләйсән Шәкурова үз тормышы, Канада тарихы белән таныштырды. Шулай ук безнең ил белән чагыштырганда андагы аермалы әйберләр, кызык традицияләрен сөйләп үтте. Кичәне шагыйрь Рифат Сәләх, көчле тавыш иясе Сәүбән Закиров, Рәсим Закиров, һәм кичәне алып баручы танылган шоумен Гамил Нур үз чыгышлары белән тулылландырды. Гадәттәгечә, бик тә күңелле, яңа танышларга бай кичә булды. Һәм алга таба “Шәрык” клубында кичәләрне даими алып барырга кирәк. Бу хәзерге татар яшьләрен рухи яктан баета, аларны милли чараларга җәлеп итә.

Искәртеп үтәбез, “Шәрык” клубы – 1906 елда барлыкка килгән иң  популяр татар клубы, анда заманында Габдулла  Тукай, Сәлих Сәйдәшев, Садри Максуди кебекбезнең билгеле татар шәхесләребез йөргән. Хәзерге вакытта да яңартылган “Шәрык” клубы иҗади шәхесләрне, яшь бизнесменнарны, татар яшьләрен берләштерүче клуб булып тора.

Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУ студенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*