tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сөмбелә” бәйрәме
“Сөмбелә” бәйрәме

“Сөмбелә” бәйрәме

Татар халкы милли үзенчәлекле бәйрәмнәргә һәм гореф – гадәтләргә бик бай. Җеп очлары гасырларга барып тоташуга карамастан советлар заманында онытылган милли бәйрәмнәребез татарлар яшәгән кайбер төбәкләрдә әкренләп яңадан торгызыла бара. Шундыйларның берсе – “Сөмбелә” бәйрәме.

Әлеге бәйрәм 2012 елдан Пенза өлкәсе Кузнецк районының Татар Канадае авылында уздырыла башлады. Быел исә ул сентябрь ахырында Кузнецк районы татар автономиясе тарафыннан уздырылды. Бәйрәм бары тик шушы авылда гына уздырыла һәм өл кә татарлары өчен бик зур вакыйга булып тора.

Ә менә Самара татарлары “Сөмбелә”не инде 13 ел рәттән бәйрәм итә. Быел исә ул 20нче октябрьдә Самара шәһәренең Литвинов исемендәге мәдәният сараенда узачак, – дип хәбәр итә Самара өлкәсе татарларының милли–мәдәни мохтарияте. Бәйрәм кысаларында авыл хуҗалыгы уңганнарын бүләкләү, төрле уеннар, бәйгеләр, фотокүргәзмәләр һ.б. каралган. Бәйрәмдә Камышлының танылган “Ак каен” фольклор ансамбле чыгыш ясаячак. Шулай ук Камышлы халык театры “Диләфрүзгә дүрт кияү” исемле спектакль күрсәтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*