tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сова авылында татар һөнәрчелеге традицияләрен искә төшерәләр
Сова авылында татар һөнәрчелеге традицияләрен искә төшерәләр

Сова авылында татар һөнәрчелеге традицияләрен искә төшерәләр

Пермь краеның Лысьва районында урнашкан Сова авылында “Халык һөнәрләре мәктәбе” 15 ноябрьдә “Әбием сандыгы” исемле бәйрәм үткәрә.

Татар мәдәниятен үстерүгә багышланган “Халык һөнәрләре мәктәбе” проекты җирле “Шауба” милли-мәдәни үзәгендә апрель аеннан бирле эшләп килде. Шушы үзәк эшкә бер нәтиҗә булсын дип әлеге бәйрәмне дә оештырды.

“Халык һөнәрләре мәктәбе”нең махсус курсларына милли үрнәкләр һәм бизәкләр белән чигү һәм тегү алымнарын өйрәнү өчен олы яшьтәге апалар да, эшсез калган яшь хатын-кызлар да җыелган булган. Программага милли орнаментларны, булачак чигешнең я тегелгән әйбернең виртуаль образын тезүгә өйрәнү һәм, әлбәттә, практик дәресләр кертелгән иде.

“Проект дәвам итәчәк, эшкә урнаштыру үзәгеннән килгән кызлар яңа “Халык һөнәрләре мәктәбе”н оештыру идеясе белән янып йөриләр. Шуңа күрә яңа елдан безнең үзәктә яңа  структур бүлекчә ачылыр дип өметләнәбез, анда мәктәп балалары йөриячәк”, – дип сөйли “Шауба” милли-мәдәни үзәк мөдире Дилүсә Нариманова.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*