tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Спас районында Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар үтә
Спас районында Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар үтә

Спас районында Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар үтә

Бүген Татарстанның Спас районында язучы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар уза. 10.30 сәгатьтә язучының туган авылы Көектә тантаналы митинг узды һәм язучының янартылган бюсты ачылды. 

12.30 сәгатьтә  Болгар район мәдәният йортында Абдулла Алишка  багышланган кичә һәм Алиш премияләрен тапшыру тантанасы башлана. Чарада  Спас муниципаль районы башлыгы Камил Әсгат улы Нугаев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хабирахман улы Салихов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы регионара хезмәттәшлек секторының әйдәп  баручы консультанты  Әлфия Әхәтова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Алиш премиясе лауреатлары, Абдулла Алишның туганнары, мәктәп укучылары катнаша.

 

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*