tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут татарларын “Аулак өй”гә чакыралар
Сургут татарларын “Аулак өй”гә чакыралар

Сургут татарларын “Аулак өй”гә чакыралар

Сургут шәһәрендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте бу атнада “Аулак өй” кичәсе белән таныштырачак.

Сургут шәһәрендә татар хатын-кызлары җәмгыяте үз эшенә бик җаваплы карый. Бүгенге көндә исә эш төрле юнәлештә бара. Калфак тегү, калфак чигү, төсле атлас тасмалар белән төрле картиналар чигү, бәй бәйләү, милли ризыклар пешерү, һ.башкалар. Төрле түгәрәкләрдән кала “Шәл бәйләү “, “Каз өмәсе”, “Бишек җыры”,”Карга боткасы” кебек милли йолаларны искә төшереп, халыкка таныту, элек – электән килгән төрле һөнәр эшләрен саклау һәм аны яшь буынга тәкъдим итүне, өйрәтүне максат итеп куйган калфаклы ханымнарның максатлары зурдан.

Еллар үтүгә карамастан бу кәсеп белән шөгыльләнү бүгендә халыкның көнкүреш чарасы булып тора. Бүгенге компьютер артыннан тормаган, гаджетларны кулыннан төшермәгән замана кызларын кул эшенә ничек өйрәтергә? Балаларга бу һөнәрне яшәү чыганагы булуын аңлату, уйланырга, әзерләнергә, үз алларына максат итеп куеп яшәргә өйрәтүне күз алдында тотып Сургутның алтын куллы кызлары җиң сызганып эшкә кереште. Алар бу атнада “Аулак өй” кичәсе белән таныштырачак.

Аулак өй кичәсенең төп максаты: Татар халыкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне яңарту, балаларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү, әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Сургут шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*