tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта “Сандугач” җыр-бию ансамбленең зур концерты узды
Сургутта “Сандугач” җыр-бию ансамбленең зур концерты узды

Сургутта “Сандугач” җыр-бию ансамбленең зур концерты узды

31 март көнне, Сургутта “Төзүче”ләр (МАО ГКЦ) мәдәният йортында “Хәтерлибез” (“Помним”) дип исемләнгән “Сандугач” җыр-бию ансамбленең зур концерты булып узды. Бу кичне ансамбльгә йөрүче үзешчәннәр үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмебез патриот шагыйрь, Советлар Союзы герое Муса Җәлилне искә алу белән башланып китте. Программа Муса Җәлил шигырьләренә, халык җырларына, татар биюләренә бик бай иде. Чыгыш ясаучы һәркем әлеге концертның уңышлы булып чыгуы өчен зур тырышлык куйган иде. Бәйрәмебезнең матур бизәге булып чит төбәктә туып-үсеп, саф татарча халкыбыз җырларын башкарган кече яшьтәге балаларның: Рөстәм Зиятдинов, Карина Муравьёва, Фидәил Садретдинов, Чулпан Гильманова һәм башкаларның чыгышы булды. Концертта катнашкан барлык сәхнә йолдызлары үзешчән сәнгать белән генә шөгыльләнсәләрдә, зур сәхнә йолдызларыннан бер аермалары да юк дияргә була. Эштән соң бер көнне дә калдырмыйча, барлык эшләрен ташлап татар сәнгатен-мәдәниятын халыкка җиткерү максатыннан зур тырышлык куеп йөрүләре өчен аларга зур рәхмәт кенә әйтергә кала. Яза китсәң бик озын һәм озак итеп язарга, сөйләргә була.

Концерт ахырында галим, Рәфис Хәсән улы Шәймәрданов Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мөхтәрияты исеменнән, бик күп еллар “Сандугач” җыр-бию ансамблен җитәкләгән Татарстанның һәм ХМАО-Югра төбәгенең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Әхәт кызы Җиһаншинага, биюләрне сәхнәгә куючы Ахметзянова Анжелика Викторовнага, барлык үзешчән сәхнә йолдызларына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларга алга табада зур уңышларга ирешүен теләде.

Фото: Риф Садыйков 
Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО – Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*