tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тамчы” – Мәскәүдә
“Тамчы” – Мәскәүдә

“Тамчы” – Мәскәүдә

Урмай авылының «Тамчы» балалар фольклор төркеме Татарстанның атказанган артисты Илдус Шайдуллин җитәкчелегендә Россия балалар халык һәм дини хорлары фестивалендә катнашты.

Чара Россия Фәннәр академиясенең Галимнәр йортында узды. Фестивальнең максаты – яшьләр арасында динара һәм милләтара килешүне ныгыту, Россиянең милли-мәдәни мирасын саклау, хор сәнгатенең традицияләрен саклау һәм үстерү.

Чарада Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Калугадан, Туладан, шулай ук Чувашиядән килгән 20 балалар хор коллективлары катнашты.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча «Тамчы» балалар фольклор төркеме фестиваль лауреаты булды, барлык катнашучылар да Россия балалар халык һәм дини хорлары фестиваленең дипломнары һәм истәлекле медальләре белән бүләкләнде. Бәйрәмдә катнашучылар Мәскәү Кремле буйлап экскурсиядә булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*