tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният / Таныш моңнарыбызны танысак иде
Таныш моңнарыбызны танысак иде

Таныш моңнарыбызны танысак иде

Яшьли язган «Таныш моңнар»ы белән замандашлары күңеленә гомерлеккә кереп урнашкан Илдар Юзеевның якты дөньядан китүенә озакламый сигез ел, ә дөньяга килүенә сиксән ел тула. Шигърияткә «ашкынулы, тиле романтик» (Сибгат Хәким бәһасе) булып килеп кергән, соңрак үзе хакында «миндә Такташ, миндә Туфаннар җаны» дип язган шагыйрь үткән гасыр урталарында шул кадәр популяр иде ки, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге бүләге булдырылгач, аның иң беренчесен Илдар Юзеевка бирәчәкләре беркемдә дә диярлек шик тудырмады. Чынлыкта да нәкъ шулай килеп чыкты, чөнки халыкка танылуда аңа тиңнәр юк иде.

Шөкер, Илдар Юзеев ашкынып иҗат иткән ярты гасыр элекке чор белән бүгенге татар шигъриятен өстән-өстән генә чагыштырганда да, аның әле бик еракка чигенмәгәнен, үз биеклегеннән әллә ни төшмәгәнен күрергә була. Бигрәк тә аның көрәшче өлеше соңгы елларда яңа өметләр уята. Әдәбият мәйданына яңарак килгән бер-ике яшь шагыйрь исәбенә, чор һәм милләт ихтыяҗына ярашлы рәвештә ул хәтта алга барырга, «Такташларның әйтми калган сүзен әйтми калмаска» (И.Юзеев шигыреннән) омтыла шикелле. Ләкин менә җыр сәнгатенең бүгенге торышына карасаң, Илдар Юзеевныкы кебек искиткеч моңлы шигырьләр, аныкыдай тирән мәгънәле, җырлаучыны да, тыңлаучыны да алгысытып, кош очар биеклекләргә күтәрә, чиге күренмәгән ераклыкларга чакыра, шул ук вакытта сагышландыра, гамьле итә торган җырлар бүтән беркайчан, беркем тарафыннан да иҗат ителмәсме икәнни инде, дигән шөбһәле уйлар күңелгә килә. Карагыз сез аның җырга әверелгән шигырьләрендәге:

«Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез
Өзелсәгез туган җирләрдән, яки
Танырсыңмы, юкмы – мин булырмын
Кош тавышы белән кычкырган, яисә
Туган ягым каеннары калалар инде.

Кемнәр сөеп карарлар инде», – кебек үзеннән-үзе җырлап торган, бер кат уку, бер тыңлау белән җанны айкый торган иҗат үрнәкләрен! Исегезгә төшерегез аның берзаман барлык татар диярлек җырлаган «Таныш моңнар»дагы Зөфәр җырын, «Резидәкәй»не, «Яшь наратлар»ын, «Бөркет турында җыр»ын, «Кайтам инде»не, «Кыр казлары артыннан» исемле үзәк өзгеч моң дәрьясын! Аларны җырлаучылар да кемнәр иде бит: Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Зөһрә Сәхабиева… Ә бүгенге яшьрәк, заманча кайбер шагыйрьләрнең ун җыры да, мәгънә тирәнлеге, моң байлыгы ягыннан, Равил Фәйзуллинның бер «Аккошлар»ына, Сибгат Хәкимнең «Өянкеләр»енә, Хәсән Туфанның «Агыла да болыт агыла»сына яки «Тургай»ына, Зөлфәтнең «Һаман яратам»ына, Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» яисә «Туган ягым каеннары» исемле бер җырына тормый. «Тәбәнәкләнү» шул дәрәҗәгә җитте ки, хәзер күп йөзләр белән исәпләнә торган җырчыларыбыз әле генә саналган җырларны аңламый һәм җырлый да алмый бугай инде. Ә бит андый җыр энҗеләренең, яңадан-яңа башкаручылары булмау сәбәпле, халык хәтереннән җуелуы бик аяныч булыр иде. Шул хәтәрлекне истә тотып, Илдар Юзеевның 80 еллыгына аның барлык җырларын бергә туплаган диск чыгару, кемнәрнеңдер шул изге эшкә алынуы бик мәслихәт булыр иде, минемчә. Радио һәм телевидение фондларында ул җырларның байтагы сакланадыр, мөгаен.

Илдар Юзеев җырларының күбесе аның пьесалары өчен язылган. Ләкин шагыйрь-драматургның романтик рухтагы сәхнә әсәрләре, баш режиссеры Равил Тумашев булган элекке Татар дәүләт республика күчмә театрыннан тыш (Равил Тумашев сәхнәгә куеп, аңа Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләген китергән өч пьесаның берсе дә нәкъ менә Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» әсәре иде), безнең театрларда әллә ни күп уйналмады дип беләм. Аның спектакльләре телевидениегә дә язылмады, ахры, чөнки күрсәтелгәннәре юк диярлек. Бу, бәлки, И.Юзеев пьесаларының республикадагы төп театр – Камал театрында куелмавына да бәйледер. Матбугатыбыз театрларның алдагы сезонга планнары белән әледән-әле таныштырып тора, әмма бер язмада да «сиксән еллыгы уңаеннан Илдар Юзеевның теге яки бу әсәрен сәхнәгә куябыз» дигән сүзләр күренми. Оятыбызга күрә, классик драматург Мирхәйдәр Фәйзинең 120 еллыгын да безнең театрлар шулай «күрмичә» уздырып җибәргән, ә шул ук вакытта Башкортстан театры аның берьюлы ике драмасын Татарстанга китереп күрсәткән иде. Һәммәбезнең «таныш моңнары» иясе Илдар Юзеевка карата мондый игътибарсызлык кабатланмас, шәт, дип бик ышанасы килә.

Автор: Рәфыйк Шәрәфиев
Чыганак: «Шәһри Казан»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*