tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихи Болгарга Илһамлы сәяхәт
Тарихи Болгарга Илһамлы сәяхәт

Тарихи Болгарга Илһамлы сәяхәт

Татар халкы тарихы һәм дәүләтчелеге  өчен гаять әһәмиятле булган борынгы Шәһри Болгар тыюлыгы  ЮНЕСКО дәрәҗәсендәге дөньякүләм мирас исемлегенә кабул ителде. Бу уңайдан милләтебезнең абруйлы затлары Болгарга өр-яңадан сәфәр кылалар. Болгарның яңаруы, милли ядкәрнең дөньяга танылуы бөек җырчыбыз Илһам Шакиров һәм аның дуслары өчен дә зур бәйрәм.1990 елда төзелеп һәрвакыт кызыклы милли проектларны гамәлгә куючы “Җыен” вакыфы һәр елны атаклы җырчы Илһам Шакиров белән тирән мәгънәле һәм кызыклы сәяхәтләр оештыра. Табигать кочагында күренекле әдипләрнең очрашып, миллиятнең иң газиз  күренешләрен барлавы быел  Болгарда үтте.

3 июльдә Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, ”Җыен” фондының җитәкчесе, Татарстанның халык шагыйре  Разил Вәлиев һәм әлеге вакыфның идарә әгъзалары, милли сәнгатькәрләр – Г.Тукай исемендәге премия лауреатлары Рабит Батулла, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим, шулай ук Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, вакыфның башкарма директоры Фуат Рәфыйков, “Таиф” компанияләр төркеме вәкиле Рәшит Фәсхетдинов, “Биектау” инновацияләр үзәгенең генераль директоры Заһир Исрафилов һәм башка  шәхесләр бөек җырчы белән бергә Шәһри Болгарга сәяхәт кылдылар. Кунакларны Болгар шәһәре һәм Спасс муниципаль  районы башлыгы Камил Нугаев каршылады. Ул соңгы елларда башкарылган төзелеш-яңарту эшләре белән таныштырды.

Илһам Шакиров  һәм аның дуслары борынгы  манараларның һәм чал төрбәләрнең, яңартылган сукмакларның, дөньядагы иң зур басма Корьән куелган истәлек йортының моңлы һәм нурлы тирәлеген, археологлар зур казу эшләре алып барган борынгы шәһәр мәйданнарын карап  хозурландылар. Илһам Шакиров һәм аның сәфәрдәшләре “Яңа гасыр” телевидение каналына интервью биреп, Болгар ядкәрләренең халыкка кайтарылуы һәм дөньякүләм дәрәҗәдә танылуы өчен республика җитәкчелегенең зур көч салуына игътибар иттеләр.

Бигрәк тә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның бу изге эшкә алынуы, республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның милли терелешкә, татар халкы тарихы ядкәрләрен саклауга зур игътибар бирүе гасырлар дәвамында җимерелеп барган изге Болгарның яшәрүе һәм саклануы өчен куанычларын белдерделәр. Быелгы сәйранны Болгарда оештыруга да Минтимер Шәрип улы хәер-фатыйха биргән.

Иң дулкынландыргыч мизгелләр Болгардагы Аллаһ йортында кичерелде. Тыюлык капкасы төбендә төзелгән гүзәл Ак мәчеттә изге Рамазан аенда дога кылганда  кунаклар Шәһри Болгардагы уңай үзгәрешкә сәбәпче булган барлык милләтпәрвәрләргә дә рәхмәтләр укыдылар.

“Таиф” компанияләр төркеме һәм башка оешмалар ярдәмендә күренекле әдипләребез башкарган изге гамәлләр татар милләтен дөньяга танытуга, халкыбызның  борынгы ядкәрләр, изге төшенчәләр, күренекле шәхесләребез тирәсендә туплануына, аның киләчәктә дә сакланып калуына ярдәм итә. Сәйранга дусларын чакыручы мәшһүр җырчы да шундыйлардан.

Билгеле булуынча, Илһам Шакиров ярты гасыр дәвамында татарлар яшәгән барлык төбәкләргә иҗат сәфәрләре кылып, милли моңы, татар рухын эченә алган җырлары белән халкыбызның күңелен күтәрде, аны туплады, миллионнарча татарларның милли үзаңын сакларга ярдәм итте.

Хәзер, милли күтәрелешкә дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелә башлагач, татар зыялыларның Казанда, Болгарда җыелып үз язмышларын хәл итү  турында киңәш тотканда, халкыбызның рухи ядкәрләренең (Илһам һәм аның җырлары да шулар рәтеннән) әһәмияте тагы да арта төште.

Болгардагы җылы очрашуның ахырында  шагыйрь, депутат һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев “Җыен” вакыфы исеменнән Спас район китаханәсенә әлеге вакыф чыгарган затлы китаплар тупланмасын бүләк итте. Шулар арасында Илһам Шакировка багышланган  зур күләмле китаплар да, татар халкының асыл затларына багышланган “Шәхесләребез” сериясендә чыккан башка китаплар да бар.

“Җыен”ның идарә әгъзасы,  Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим үзенең 5 томлык сайланма әсәрләрен Болгар шәһәре һәм Спас районы китап укучыларына бүләк итте. Халык җырчысы Илһам Шакиров һәм “Җыен” хәйрия вакыфын оештыручылар Шәһри Болгарга сәфәрдән яңа изге эшләргә куәт җыеп кайттылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Дөнья” видеостудиясе Илһам Шакировның Болгарда үткән быелгы сәйраны  турында махсус видеотапшыру әзерләячәк.

Римзил Вәлиев,
“Дөнья” видеостудиясенең баш мөхәррире
Ф.Камалов фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*