tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССР: сынлы сәнгатьтә үсеш һәм идеология, яки татар кайчан рәсем ясый башлаган?
ТАССР: сынлы сәнгатьтә үсеш һәм идеология, яки татар кайчан рәсем ясый башлаган?

ТАССР: сынлы сәнгатьтә үсеш һәм идеология, яки татар кайчан рәсем ясый башлаган?

Татар милли сәнгате дигәндә, данлыклы Казан читекләре, Казан сөлгеләре, чигүле намазлыклар, татар шамаиллары, бизәкле тәрәзә йөзлекләре, көмеш чулпылар, хәситәләр, энҗеле калфаклар һәм башкалар белән горурлана алабыз, әлбәттә. Әмма профессиональ сынлы сәнгатьне күздә тотсак, аның үсеше ТАССР барлыкка килү белән бәйле.

ТАССР төзелү татар халкына бу юнәлештә нинди үсеш бирде — фактларга һәм шәхесләргә күз салыйк.

Бер тарихи факттан башлыйм. Казан сәнгать мәктәбе ачылган көннән башлап, нинди дин тотуына карамастан, бөтен кеше кабул ителергә тиеш булса да, имтиханнарның берсе Закон Божий булганлыктан, мөселманнар бирегә керә алмаган. Сүз ХХ гасыр башы турында бара.

Беренче татар театраль рәссамы Сабит Яхшыбаевның биографиясендә шундый факт бар: «1912 елны рәсем мәктәбенә (художественная школа) укырга керү нияте белән Сабит Казанга килә. Имтиханнарын яхшы биреп, укытучылар эшләрен яхшы дип тапсалар да, «урын булмау сәбәпле» Сабитны укырга алмыйлар (Сәнгать фәннәре кандидаты Хәсән Гобәйдуллин. «Казан утлары». 1966 ел).

Алынмау сәбәбе шул Закон Божий булгандыр дип фаразлый алабыз.

Мәшһүр рәссамыбыз Бакый Урманче да 2013 елда Казан сәнгать мәктәбенә кереп карый. Әмма Закон Божий үтә алмаслык киртә булып чыга. Аңа 1919 елда гына, мәктәп Ирекле сәнгать-техник остаханәләргә әверелгәч кенә, укырга керү насыйп була.

Казанда рәсем мәктәбе эшли, аның Мюфке проектлаган зиннәтле бинасы да була. Биредә Фешин кебек даһилар укыта. 1917 елгы революциядән соң сәнгать белемен укыту системасы җимерелә. Уку йортында эшләүче скульпторлар һәм аларның укучыларының егерменче елларда төрле сәбәпләр белән Казаннан китүләре дә билгеле. Аларның бер өлеше — яңа вазгыятьне, идеология чорын кабул итә алмыйча эмиграциягә китүчеләр.

ТАССР төзелгәннән соң Казанның сәнгати тормышын бер ноктага туплаган мәктәпне төрлечә үзгәртүләр башлана.

Исем һәм җисем үзгәртүләре 1918 елда Казан сәнгать мәктәбе атамасын Казан дәүләт Ирекле сәнгать остаханәләре (КАСГХУМ) дип алыштырудан башлана. 1920 елдан ул КАХУТЕМАС, ягъни Казан югары дәүләт сәнгать-техник остаханәләре дип атала. 1922 ел — Казан сәнгать-техник институты (КАХУТЕИН), 1923 ел — Казан дәүләт архитектура-сәнгать остаханәләре техникумы (АРХУМАС), 1926 ел — Казан сәнгать-педагогика техникумы (КХПТ), 1927 ел — Казан берләшкән сәнгать-театр техникумы (КОХТТ), 1932 ел — Казан сәнгать техникумы, 1935 ел — Казан сәнгать училищесы.

Уку йортындагы үзгәрешләрне Мәскәү хәл итә, әлбәттә. Төп максатларның берсе — фәнне практика белән үреп алып бару, ягъни рәссамнар белгеч булып чыгарга тиеш.

Шуңа күрә уку программасына яңа фәннәр өстәлә, заводларга, типографияләргә экскурсияләр оештырыла. Абстракт сынлы сәнгать укытыла башлый (С.Федоров һәм П.Мансуров остаханәләре). Скульптура факультеты тиз арада Ленинның монументаль пропаганда планын тормышка ашыру эшенә кушылып китә.

Белешмә: монументаль пропаганданың Казанда беренче «адымнары» — 1920 елда Ленин һәйкәл-бюсты, 1922 елда Юнысовлар мәйданына Мулланур Вахитов һәйкәле куелу.

Архитектура факультеты Казанда конструктивизм идеяләрен үткәрә — архитектура остаханәләре укытучылары һәм аларның укучылары көче белән 1920-1930 елларда конструктивизм стилендәге объектлар төзелә.

Белешмә. Казанда конструктивизм стиленең бер мисалы — «Мергасов йорты» (Дзержинский урамы, 19 йорт). Ул 1928 елда төзелгән һәм анда шул заманның татар язучылары да яшәгән. (Хәзерге вакытта йорт реконструкция көтә). Бауман урамындагы Матбугат йорты (хәзер — Ногай кунакханәсе) да шушы стиль үрнәге.

1926 елда уку йортына 10 татар баласы кабул ителгән. Алар милли мәдәнияткә үз өлешләрен керткән шәхесләр булып җитешә.

— Татарстанның халык рәссамы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәэмүн Сутюшев (1906-1990) озак еллар Камал театрында эшли (1939 — 1976 еллар). 1944 елдан — театрның баш рәссамы. 40 ел эчендә 120 спектакльне бизи. Алар арасында Марсель Сәлимҗанов белән бергә эшләгән «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), «Кыю кызлар (Т.Гыйззәт), «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин) спектакльләре бар.

— Рәссам-график Шакир Мөхәммәтҗанов (1900-1972) –Татарстан китап нәшриятының сәнгать редакциясе җитәкчесе (1931 — 1960 елларда). Берлинга барып җиткән Бөек Ватан сугышы ветераны. Китапларны сәнгатьчә бизи, басма литография өлкәсендә үзен рационализатор итеп таныта. Яшьләргә китап бизәү сәнгате серләрен өйрәтә. ТАССР Рәссамнар берлеген оештыру эшен башлап йөри. Беренче номерлы әгъзалык таныклыгы аңа бирелгән.

— График һәм бизәүче, реставратор Мөхәммәтша Кәримов (1910) 1935 елдан Мәскәүдә Третьяков галереясында реставратор булып эшли. Көмеш, эмаль һәм агач әйберләрен реставрацияләүнең яңа ысулларын уйлап табучы. 1928 елда Парижда гамәли бизәлеш сәнгате күргәзмәсендә катнаша.

— Рәссам-график Госман Мусин (1908-1942). Татар китабы бизәлешендә конструктивизмнан шартлы реализмга күчкән беренче татар рәссамы. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләре белән танылган. Бөек Ватан сугышында һәлак була.

Күренекле язучылар Нури Арсланов (1912 — 1991), Мирсәй Әмир (1907 — 1980) дә Казан сәнгать училищесының беренче татар студентлары.

Статистика хисапларына күз салсак, ул елларда остаханәләрдә 22 татар баласы белем алган. Чуваш, мари, мордва, удмуртланың беренче профессиональ рәссамнары — В. Григорьев, М. С. Спиридонов, Н. К. Сверчков, З. М. Ковалевскаялар Казан сәнгать училищесы студентлары.

Бакый Урманче тырышлыгы белән уку йортында татар әдәбияты укытыла башлаган. Әмма 1929 елда Урманчега педагогик эшчәнлеген өзәргә туры килә. Аның үз халкына булган мәхәббәте милләтчелек дип бәяләнә һәм ул биш елга хөкем ителә. Бакый ага Казанга кабат 1958 елда гына кайта.

Ассоциацияләр һәм комиссияләр

ТАССРда рәсем сәнгате тарихын республика җитәкчелегенең бу тармакка рәсми мөнәсәбәтеннән чыгып карасак, Наркомпросның Гыйльми үзәге канаты астында Россиянең революцион рәссамнары ассоциациясе оеша. Бу — социалистик рәсем сәнгате идеясен һәм эстетикасын яклаган рәссамнар берләшмәсе була.

Гыйльми үзәкнең тагын бер юнәлеше — Музей комиссиясе. Аның алдына ТАССР биләмәләрендәге сәнгати ядкарьләрнең барлык төрен саклау максаты куела.

Сәнгать белгече, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова: «Ул чорда рәсем сәнгатенең бөтен өлкәләре дә алга китте. Казан сәнгать училищесы „остаханәләр“ исемен дә алды, институтка да әйләнде. Анда архитекторлар да әзерләделәр. Аннары театр техникумы белән берләште. Театр һәм рәсем сәнгате белгечлекләрен бер уку йортында әзерләү — безнең өчен зур казаныш иде. Бу — татар кадрларын әзерләү иде. Ул беренче чыгарылыш татар рәссамнары татар китабын бизәү сәнгатен Парижларга барып күтәрделәр. Егерменче еллар шундый кызыклы чор ул, сәнгатебезнең алга киткән чоры. Җәмәгатьчелекнең бик актив вакыты. Монументаль сәнгать, урам сәнгате, сәнгатьне тормыш белән бәйләү алга сөрелә бит инде. Ул чорда авангардизм, конструктивизм да, төрле агымнар була, аннары гына ТАХРР (Революцион Россия рәссамнарының татар ассоциациясе) җиңеп, реализм өстен чыгып, башкаларына урын калмый. Чеботарев, Беньковлар Казаннан китәргә мәҗбүр була, Фаикъ Таһиров Мәскәүгә китә. Ул вакытта рәссамнар, драматурглар, композиторлар, шагыйрьләр сул фронтка берләшеп, бик дус яшәгәннәр».

Шәхесләр. Беренчеләр

Мирзаҗан Байкиев (фоторәсемдә — уңда, сулда — мөгаллим Хәсән Булатов)

Мирзаҗан Байкиев (1868-1942) — беренче татар һөнәри скульпторы һәм рәссам-реставраторы. 1906-41 елларда Эрмитажда реставратор булып эшләгән. Ленинград камалышында һәлак булган.

Кызыклы факт: үзе белән бергә Питерга килеп, иске-москысы белән сату итеп баеган иптәшләре «сын ясаучы», «тәре ясаучы» дип аптыраткач, бервакыт Муса Бигиевка фәтва сорарга барган.

Совет чорында белем алган беренче скульптор Садри Ахун — сынчы, педагог, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1944, 1950), ТАССРның халык рәссамы (1949). Ул 1930–1950 елларда совет скульптура сәнгатендә әйдәп баручы осталарның берсе буларак, милли сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш кертә.

Бөек Ватан сугышына кадәр Тукайның беренче һәйкәле эскизын ул ясаган. Сынчылар Л.Кербель, В.Писаревский һәм архитектор Л.Павловский белән берлектә ясалган һәм 1958 елда Казанда куелган Г.Тукайның монументаль бронза һәйкәле зур уңыш казана. Казанда ул иҗат иткән скульптура композицияләренең берсе Мәскәү урамындагы паркта сакланып калган. Опера театры төзелешендә сынчы буларак катнаша. Вафатларыннан соң Һади Такташ, Ситдыйк Айдаров, Шәриф Камалның битлекләрен алган.

Таһировлар һәм башкалар

Шакирҗан Таһиров (1858-1918) — педагог, кулъязма һәм басма китап остасы. Петербург Сәнгать Академиясенең укытуга хокук биргән дипломын алган беренче татар рәссамы. Җыелма татар әлифбасын төзүче, Казан татар укытучылары мәктәбендә (мәктәп 1917 елга кадәр эшли) рәсем укытучысы, татар язуы һәм орфографиясе реформаторы.

Аның улы — беренче график шрифтлар авторы Фаикъ Таһиров (1906-1978). Техник фәннәр кандидаты, рәссам-график Фаикъ Таһиров — китап бастыру графикасында беренче татар рәссамнарыннан. Парижда халыкара китап сәнгате күргәзмәсендә катнаша. Китап бизәү юнәлешендә татар орнаментларын куллана. СССР Фаикъ Таһиров ярдәме белән, башка илләр тарафыннан җитештерелгән шрифтлардан баш тарта алган. 1950-1960 елларда ул уйгыр, һинд, корея һәм башка телләр өчен шрифтлар иҗат итә.

Фаикъ Таһировның кызы Рейда Мәскәүнең төрле нәшриятларында бизәүче рәссам булып эшли, «Мелодия» бөтенсоюз грампластинка фирмасының баш рәссамы була.

Сабит Яхшыбаев — татар сәхнәсен бизәү эшен башлаучыларның берсе. Татар театры тууга, артистлар, музыкантлар белән бер үк вакытта беренче сәхнә рәссамнары да барлыкка килә. Татар сәхнәсен бизәү эшен беренче булып башлаучы рәссам – Сабит Яхшыбаев. Татар сәнгатенең һәм әдәбиятының күренекле вәкилләре Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Гафур Коләхмәтовлар белән таныш була ул.

Мөхәммәт Идрисов (1882-1948) — беренче һөнәри татар китап рәссамнарының берсе, полиграфия остасы. Төркиядә, Ливанда, Мисырда, Германиядә укыган. Казанда беренче тапкыр төсле бастыруны ул керткә (география карталары, татар мәктәпләре өчен глобуслар). СССРда яшәүче төрки халыклар өчен шрифтлар ясаган. Казанда 1921 елда ачылган «Игенче» типографиясендә бастырылган китапларны Мөхәммәт Идрисов бизәгән. («Татарская книга», Ирек Һадиев, Раиф Мәрданов).

Беренче булып кеше портретлары иҗат итә башлаган татар рәссамы Дмитрий Красильников — егерменче еллар уртасында формалашкан татар рәссамнары плеядасыннан, керәшен татары. Мәсәлән, «Безнең юл» журналында рәссамның Хәсән Туфан портреты, ә «Авыл яшьләре» журналында Максим Горький сурәте басылып чыга. Дмитрий Красильников бизәгән китаплар 1931 елда ук инде Парижда «Китап сәнгате» халыкара күргәзмәсендә күрсәтелә. Тагын ике елдан аларны Американың Сан-Франциско, Чикаго, Филадельфия, Нью-Йорк шәһәрләрендә Советлар Союзының заманча сәнгате күргәзмәсенә куялар. Мәскәүдә Муса Җәлил белән бергә «Октябрь баласы» журналын чыгаруда катнаша, шагыйрь белән дус була. «Молодая гвардия» нәшрияты белән хезмәттәшлек итә, «Прожектор», «Пионер», «Смена» журналлары өчен рәсемнәр ясый, «Мосфильм”да балалар диафильмнарын чыгаруда катнаша. («Мәдәни җомга»).

Исмәгыйль Гайнетдинов (1908-1977) — беренче татар профессиональ архитекторы, профессор. Мәскәүдәге авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең Татарстан павильоны авторы (А.П.Ершов белән берлектә), Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы (Н.А.Скворцов белән берлектә), Казан Елга вокзалы (М.Константинов белән берлектә). Уфада башкорт халкының милли герое Салават Юлаев һәйкәленең архитекторы да Исмәгыйль Гайнетдинов (скульпторы — С. Д.Тавасиев). Галим буларак фәнни хезмәтләре татар халкының архитектура сәнгате мәсьәләләренә карый.

Ниһаять, татар сынлы сәнгатенең аксакалы Бакый Урманче (1897-1990) .

«Бакый Урманче — сынлы сәнгатьнең аксакалы. Бездән татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез салучылар кем дип сорасалар, Тукай һәм Сәйдәш дибез. Ә татар сынлы сәнгатенә кем күпер салган дисәләр, Бакый ага Урманче дип җавап бирәбез». Нәкый Исәнбәт.

Бакый Урманче — татарда киңкырлы талантка ия беренче рәссам. Ул бер үк вакытта нәкыш остасы да, график та, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да була. Татарстан сынлы сәнгатен үстерү белән бергә, Казахстан, Үзбәкстан сәнгатьләре үсешенә дә үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш кертә. 100дән артык скульптура әсәре, 300гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләрен үз эченә алган иҗаты киң катлау тамашачыларга билгеле. Бакый Урманче 1976 елда Габдулла Тукайга багышлап, Тукай комплексын иҗат итә.

Сынлы сәнгатьтә хатын-кыз исемнәренә килсәк, беренче татар хатын-кыз профессиональ рәссамы – Хәдичә Акчурина. Ул Мәскәүдә Строганов сәнгать училищесында белем алган. Аның турында 1915 елгы «Аң» журналында мәкалә бар. «Ак юл» балалар журналы белән хезмәттәшлек иткән. Хәдичә Акчурина үз теләге белән Беренче Бөтендөнья сугышына киткән һәм шуннан аның эзе югалган.

Октябрь революциясеннән соң беренча хатын-кыз рәссам — ТАССРның халык рәссамы Гайшә Рахманкулова (1913-1991). Ул ТАССР Рәссамнар берлегенә кергән беренче хатын-кыз рәссам, ТАССРны Мәскәүдә узган күргәзмәләрдә тәкъдим иткән беренче хатын-кыз. Гайшә иҗади эшчәнлеген 1941 елда башлаган.

Беренче татар хатын-кыз скульпторы замандашыбыз Рада Нигъмәтуллина (1931-2019) иде. 2019 елда аны соңгы юлга озаттык.

Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*