tatruen
Баш бит / Яңалыклар / TAT CULT LAB бу юлы музыка турында!
TAT CULT LAB бу юлы музыка турында!

TAT CULT LAB бу юлы музыка турында!

Казанда янәдән TAT CULT LAB белем бирү проекты башлангыч ала! Беренче тапкыр яшь композиторлар, аранжировка ясаучылар, саунд-продюсер, битмейкер, электрон музыкант һәм шагыйрьләр өчен музыкаль лаборатория үткәреләчәк. Темасы — заманча мегаполисның яңа татар музыкасы.

TAT CULT LAB музыка  — 15-25 декабрь көннәрне эшләячәк. Музыкаль лабораториядә заманча мегаполисның яңа татар музыкасы анализланачак һәм тудырылачак!

  • 7-15 декабрь — гаризалар кабул итү
  • 15, 16 декабрь — ачык лекцияләр һәм остаханәләр
  • 17-24 декабрь — воркшоп
  • 25 декабрь — шоукейс

Барлык катнашучылар, өчәр кешедән торган төркемнәргә бүленеп, лаборатория кураторлары: Митя Бурмистров, Юрий Федоров, Илназ Тарханов, Валерий Коротков, Ильяс Гафаров белән эшлиячәк.

Ун көн дәвамында төркемнәр чакырулы белгечләрнең лекция һәм остаханәләренә йөриячәк, воркшопларда катнашачак, кураторлар белән профессиональ тавыш яздыру студияләрендә эшлиячәк. Лаборатория нәтиҗәләре 25 декабрь көнне шоукейста тәкъдим ителәчәк. Иң яхшы төркемнәр Tallinn Music Week 2019 заманча музыка фестиваленә билетлар һәм шәхси альбом яздыру мөмкинлеген отачак.

Оештыручылар: Yummy Music лейблы, creeptone media продюсерлык төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Чара Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*