tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар бүлегендә кызыклы очрашу
Татар бүлегендә кызыклы очрашу

Татар бүлегендә кызыклы очрашу

М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар бүлеге студентлары мәртәбәле кунаклар кабул итте.

Анда Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллин һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин белән бик җылы очрашу узды.
Роберт Миңнуллин – татар теле һәм әдәбияты кафедрасы үсешенә зур өлеш керткән шәхес, аны бу кафедра белән озак еллар инде дуслык һәм иҗат хезмәттәшлеге бәйли.

Ул, иң беренчеләрдән булып, кафедраның почетлы профессоры исеменә дә лаек булган. Роберт Мөгаллим улы һәр очрашуында студентларга кызыклы һәм фәһемле мәгълүмат җиткерә. Бу очрашуда да халык шагыйре хәзерге заман татар балалар әдәбияты үсеше үзенчәлекләренә тукталды. Студентлар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

http://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*