tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дөньясы Илһам Шакиров белән хушлаша
Татар дөньясы Илһам Шакиров белән хушлаша

Татар дөньясы Илһам Шакиров белән хушлаша

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров белән  хушлашуга багышланган матәм чарасы  18 нче гыйнварда башкаланың  опера һәм балет театры бинасында узачак. Күренекле шәхес белән хушлашуны оештыру эшләре вице-премьер, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка йөкләнде.

Яраткан җырчыбыз, легендар шәхесебез  белән хушлашу иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана. Матәм чарасының рәсми өлеше 11.00 сәгатьтә.

12.30 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә җәназа намазы укыла. 13.30 сәгатьтә мәрхүмне башкаланың Яңа Татар бистәсе зиратына җирләячәкләр. Илһам Шакировны соңгы юлга озатырга килә алмаучылар, матәм чарасын “Яңа гасыр” каналы аша, “Татар информ” порталы аша турыдан-туры трансляция вакытында карый алачак.

Илһам Шакиров  озакка сузылган көчле авырудан соң,  16 нчы гыйнварда  16.00 сәгатьтә вафат булды. Аңа 83 яшь иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*