tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар әдәбияты тарихы музеенда “Кинолы кичләр”!
Татар әдәбияты тарихы музеенда “Кинолы кичләр”!

Татар әдәбияты тарихы музеенда “Кинолы кичләр”!

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында бик күп кызыклы һәм тарихи кыйммәткә ия экспонатлар саклана. Аларны килеп карарга да, шулай ук онлайн да күзәтергә мөмкин.  instagram.com/tatar_kitabi_yorti/ аккаунтында һәр көнне әдәбият, сәнгать сөючеләр үзләренә рухи азык таба.

1 июльдә Татар китабы йорты һәркемне язучы һәм галим Адлер Тимергалин турында фильм карарга чакыра.

Адлер Тимергалин — татар әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган һәм бу жанрда нәтиҗәле эшләп, берничә буын татар укучыларын Галәмдәге могҗизалар белән “җенләндергән”, маҗараларга әйдәгән  фантаст язучы.

18:30да язучы турында фильм карарга, кызы — рәссам Алсу Тимергалина һәм фильмны төшерүчеләр белән фикер алышырга мөмкин булачак.

“Кинолы кичләр”гә  Татар китабы йортына килергә теләүчеләр күп булса да, сәламәтлек саклау максатыннан, 5 кеше генә кабул ителә ала.

#татаркитабыйорты “Кинолы кичләр” проектын дәвамлы итәргә планлаштыра. Адлер Тимергалин турындагы фильмны да, сораучылар булган очракта кабатлап күрәтергә җыеналар. Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры хәбәрләренә язылып, яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

tatmuseum.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*