tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар әдәбияты үзәге” сайты китап укучыларны арттырачак – Илдар Сәгъдәтшин
“Татар әдәбияты үзәге” сайты китап укучыларны арттырачак – Илдар Сәгъдәтшин

“Татар әдәбияты үзәге” сайты китап укучыларны арттырачак – Илдар Сәгъдәтшин

“Татарстан китап нәшриятында бастырылган китаплар электрон форматта сайтка эленәчәк. Искәрмәләр булып, авторның китапны интернетка куярга теләмәү очраклары гына булачак”. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының VI сьезды матбугат үзәгендә “Татар әдәбияты үзәге” сайтын тәкъдим итү чарасында Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.

Татар әдәбияты сайты – заман таләпләренә туры китерелгән өч телдәге электрон портал. Татарстан Республикасы Фәннәр  академиясе белән берлектә сайтны латин алфавитында да куллану мөмкинчелеге карала.

Сайт 2016 елның июль аеннан бирле эшләп килә. Кулланучылар сайтка tatkniga.ru сылтамасы аша күчә ала.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*