tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар эстрадасы йолдызлары балалар хосписына бардылар
Татар эстрадасы йолдызлары балалар хосписына бардылар

Татар эстрадасы йолдызлары балалар хосписына бардылар

«Иске Казанда милли моңнар» хәйрия концерты алдыннан татар җыр сәхнәсе йолдызлары Казанда урнашкан Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписында булып кайтты. Алар катнашындагы концерттан кергән акчалар нәк менә шушы хосписка ярдәм итүгә тотылачак.

Илнар Ялалов, Марсель Вагизов, Нурзадә, Салават Миңнеханов и Гүзәлем хоспис тормышы белән, балалар һәм аларның әти-әниләре белән таныштылар.

Хосписның баш табибы Галия Хисамова аның төзелү тарихын һәм бүгенге торышын сөйләде. Хәзер монда 35 кеше яши, шуларның 17 се – балалар. Хосписны тәэмин итеп тору өчен аена 2 млн акча кирәк. Шуның 1 миллионы республика бюджетыннан капланса, калганы – хәйрия акчалары. Шуңа да 23 август көнне Иске Казанда узачак концерт һәм аннан килгән матди ярдәм хоспис өчен бик зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте табиб.

«Безнең өчен һәр тиен кадерле! 5 сум, 10 сум, 200 – безгә болар барысы да кыйммәтле”, – дип ассызыклый ул. Балаларны көнгә алты тапкыр ашаталар, дәвалау һәм процедура бүлмәләре иң яңа җиһазлар белән эшләнгән, сенсор бүлмәләре, массаж, махсус җиһазланган ванна бүлмәләре һәм башкалар бар.

«Балаларга монда идеаль шартлар тудырылган, – дип сойли Галия Хисамова. – Мисал өчен, узган елны безгә бер баланы китерделәр, нибары бер ай гомере калган, диделәр. Чынлыкта, безнең тәрбия аркасында, ул инде ел буе яши! Хәзер аның күзләре дә күрми инде, һәрвакыт авыртуны баса тороган дарулар эчеп торырга мәҗбүр. Тик ул барысын да ишетә, аңлый – ул яши!”

«Башка үзәкләр, хастаханәләр белән чагыштырганда бездә – курорт”, – ди әниләрнең берсе.

Хоспис, терелүләренә өмет булмаган балалар өчен шартлар тудырудан кала, социаль тернәкләндерү функцияләрен дә үти – монда торучыларга психо-эмоциональ ярдәм күрсәтә. Мисал өчен, алар церебраль паралич белән авырган балаларның әти-әниләренә бераз мәшәкатьләрдән арынып тору мөмкинлеге бирәләр.

«Андый ата-аналар физик яктан да, мораль яктан да бик арыган булалар. Ә без аларга ике атна булса да үз эшләре белән шөгылләнергә мөмкинлек бирәбез – документлар белән йөрергә, яки бераз ял итеп алырга. Хәтта алар балаларын үзләрен генә калдырырга теләмәсәләр дә, хосписта ял итеп алырга мөмкинлек бар – монда ашарга пешерү, җыештыру, кер юу кебек эшләрне персонал үз өстенә ала”.

Хосписта мөселманнар һәм православныйлар өчен намаз кылу бүлмәләре дә бар. Имам һәм христиан дине әһеле еш килә монда.

Хосписта торып, соңгы юлга шушыннан киткән 21 баланың исеме аерым бүлмәдә урнашкан “зәңгәр күк гөмбәзе” – хәтер тактасында йолдызчыкларга язылган. Бала үлгәннән соң, ата-аналар аның исеме язылган йолдызчыкны шушы “зәңгәр күк”кә кадап

куялар, дип аңлата баш табиб. Бу үзенә күрә психологик алым – ата-аналар шундый ук йолдызчыкларны күреп, үзләренең ялгыз түгеллеген аңлыйлар. Кайчакта шундый ата-аналар бергә җыелалалар, елап, кайгыларын уртаклашалар.

Кызганычка каршы, бу ел башыннан гына да “күк”тә тагын биш йолдыз кабынган. Ике бала неврологик авыруны җиңә алмыйча дөньядан киткән, тагын өчесе – яман шештән.

«Мондый хоспислар Русиядә нибары икәү – Казанда һәм Санкт-Петербургта. Зур ил өчен бу – диңгездә бер тамчы кебек кенә. Кайбер Ауропа шәһәрләрендә хоспислар саны йөзләгән”, – дип борчылып сөйли фонд директоры Владимир Вавилов.

Хосписка татар сәхнәсе йолдызлары буш кул белән килмәде – үз музыкаль дискларын бүләк иттеләр. Ә очрашу ахырында балалар һәм артистлар, бергә ишегалдында җыелып, күккә төрле төстәге һава шарлары очырдылар – моны эшләгәндә иң яхшы һәм ихлас теләкләрен теләделәр.

«Безгә һәрвакыт игътибар җитми, – дип сөйләп алды әниләрнең берсе артистлар белән хушлашканда. – Хәзер инде сез беләсез – без бар һәм күп. Исән-таза балалар белән янәшәдә безнең кебекләр дә бар – шуны белсеннәр иде. Аларның да тулы канлы тормыш белән яшиселәре килә. Зинһар, моны онытмагыз!”, – диде ул.

Кунакларның берсе, җырчы Марсель Вәгыйзов, “монда күргәннәрдән соң үз тормышыңның оҗмахтан да ким түгеллеген аңлый башлыйсың”, – дип билгеләп үтте.

Әйтергә кирәк, бу очрашу – соңгысы түгел. Инде 28 июльдә үк хосписка Дилә Нигмәтуллина, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Илназ Гарипов, Илшат Вәлиев килеп, балалар өчен кечкенә концерт оештырачаклар. Очрашу 11.00 дә башлана.

Мондый чаралар 23 июльгә кадәр – концерт көне килеп җиткәнче дәвам итеп торачак.

20 августа көндезге икедә Биектау районы Камай авылындагы музей­тыюлыкта “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале уза. Анда иң танылган 30га якын татар җырчылары катнаша: Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Марсель Вәгыйзов, Энже Шәймурзина, Рәсим Низамов, Мөнир Рахмаев, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, ИлСаф, Резедә Шәрәфиева, “Сорнай” ансамбле, Чәчкә, Гүзәлия, Дилә Нигъмәтуллина һәм башкалар. Чарада җыелган барлык акчалар Анжела Вавилова исемендәге Фондка (http://angela-vavilova.ru/) һәм “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендәге (http://yardem.islamtat.ru/) күрмәүчеләрне һәм ДЦП аркасында гарипләнгән балаларны дәвалауга күчереләчәк.

 

«Иске Казанда милли моңнар» хәйрия фондының матбугат белән эшләү хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*