tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халык хоры Самарада «Студентларның хор мәҗлесе» фестивалендә җиңде
Татар халык хоры Самарада «Студентларның хор мәҗлесе» фестивалендә җиңде

Татар халык хоры Самарада «Студентларның хор мәҗлесе» фестивалендә җиңде

КФУның Татар халык хоры үз тарихында беренче тапкыр Самара дәүләт мәдәният институтының актлар залында XVIII өлкәкүләм «Студентларның хор мәҗлесе» фестивалендә катнашты. Чыгыш ясаган биш хор коллективыннан Татар халык хоры беренчелекне яулады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә хорның җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин хәбәр итте.

«Татар Халык хорын рәхәтләнеп тыңладым, хор бик сыйфатлы яңгырады. Хор музыканың барлык нечкәлекләрен исәпкә алып, әсәрләрне яратып башкарды. Тыңлаганда шәрык мәдәнияте мохитенә чумдым. Хорчыларның фестивальдә катнашуы бик дөрес булды», — диде фестивальнең оештыручысы, Самараның Мәдәният институты профессоры Наталья Герасимова.

Профессор хорның җитәкчесе Ирнис Рәхимуллинны иҗади шәхес буларак бәяләде. «Ул оста гына түгел, үз эшенә гашыйк сәнгать кешесе. Мондый хис-кичерешләр озакка барыр дип уйлыйм. Киләчәктә дә әлеге хор белән бергәләп күрешергә насыйп булсын. Фестивалебез унсигезенче тапкыр оештырылды, анда һәвәскәр һәм профессионал хор коллективлары катнашты», — дип билгеләп үтте ул.

Оештыручылар сүзләренчә, вакыты-вакыты белән фестивальгә кунаклар да чакырыла, быел исә КФУның Татар халык хоры да килгән. «Әлеге хор коллективының катнашуы программаны тагын да баетып җибәрде. Фестиваль кысаларында мондый очрашулар зур үсешләр ясау теләген барлыкка китерә», — дип аңлатты алар.

Наталья Герасимова фикеренчә, хор коллективлары очрашуы нәтиҗәсендә мөмкинлекләрне бәяләп, киләчәккә планнарны билгеләп була. «Фестиваль — конкурс түгел. Монда, беренче чиратта, тәҗрибә белән уртаклашалар. Хор коллективлары бер-берсенең иҗаты белән дәртләнә, иҗат белән шөгыльләнергә теләкләре туа. Коллективлар үзгәреп торса да, идея шул ук кала бирә», — ди ул.

«Безнең татар җырларын башкарып караган булды. Зур хор коллективларын җыйдык. Самара өлкәсендә йөздән артык милләт вәкиле бар, алар тату, дуслашып яши. Самарада беркайчан да милләтара аңлашылмаучынлыклар булмады. Шул хорга немец, украин, поляк, рус һәм татар җырларын алдык. Татар кызы дирижерлык итте. 1500 кешедән торган хор татарча җырлады һәм биеде. Казаннан килгән хор хәтта гаҗәпкә дә калган иде», — диде Наталья Герасимова.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*