tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2018” финалистлары Алсу концертында булды

“Татар кызы-2018” финалистлары Алсу концертында булды

Бу көннәрдә башкалабыз Казанда җыелап, “Татар кызы” Халыкара бәйгесенең финалына әзерләнүче кызларның һәр көне яңа белемнәргә, хис-кичерешләргә бай. Алар бик күп танылган кешеләр белән очраша, үз эшенең осталарыннан дәресләр ала, яңа күнекмәләргә ия була.  Әмма финалга әзерлек эшләреннән тыш, дөньяның төрле почмакларыннан җыелган 14 татар кызы өчен мавыктыргыч күңел ачу программасы да әзерләнгән.

Кичә кызлар танылган җырчы Алсу концертында булып кайтты. Финалистларга җырчының үзе белән аралашу һәм аның белән фотога төшү дә насыйп булды. Шулай ук Алсу татар кызларына үз теләкләрен дә җиткерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*