tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы – 2018” (Уфа)
“Татар кызы – 2018” (Уфа)

“Татар кызы – 2018” (Уфа)

15 ел дәвамына Башкортсанда башта “Нәүрүз гүзәле”, соңырак “Татар кызы”  исемен алган проект төрле формаларга кереп үсте һәм үзенең урынын тапты. “Татар кызы-2018” бәйгесе гаилә елына багышланган.

“Безнең татар кызларыбыз булачак әниләр, гаилә тоткасы. Шуңа күрә дә проектның төп максаты – яшь кызларда чын татар хатын-кызларында булган сыйфатларны ачу, белемнәрен ныгыту. Бәйгедә катнашырга теләүчеләргә килгәндә, бу елны кызларның татар телен  камил рәвештә белүләре шатландыра. Алдан әзерләнгән текстны уку бер эш,  ә бирелгән сорауга әдәби телдә матур итеп җавап бирү  – бөтенләй башка. Барысында да диярлек  саф матурлык, нәзәкатьлек, әдәп кебек сыйфатлар күренә. Финалга үткөн  кызлар белән 10 көн дәвамында  төрле өлкәдәге остазлар  эшлиячәк. Бу елны үзенең 15 еллыгын уздыручы Башкорстандагы “Татар кызы-2018” гүзәллек бәйгесен хөрмәтләүчеләрне төрле сюрпризлар көтәчәк”, ди оештыручылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*