tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2020” конкурсының зональ этабы Чирмешәндә узды
“Татар кызы-2020” конкурсының зональ этабы Чирмешәндә узды

“Татар кызы-2020” конкурсының зональ этабы Чирмешәндә узды

«Татар кызы-2020» Республикакүләм бәйгесенең зональ этаплары башланып китте. 10 нчы март көнне Чирмешәндә 7 кыз үз осталыкларын күрсәтте. Алар Нурлат, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Аксубай, Чистай һәм Чирмешән районнарыннан килгән иде.

Кызларны җыр-моң буенча гына түгел, ә интеллектуаль яктан да сынадылар. Нәтиҗәдә, Чирмешән кызы Рания Минһаҗева бу зональ этапның җиңүчесе дип табылды. Рания бәйгенең республика этабында катнашачак.

Киләсе зональ этап 27 март көнне Арчада узар дип көтелә. Анда 12 районнан кызлар киләчәк.

Илгиз Шакуров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*