tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар музыканты Дәниз Бәдретдин үзе оештырган музыкаль төркемнәрен яңарта
Татар музыканты Дәниз Бәдретдин үзе оештырган музыкаль төркемнәрен яңарта

Татар музыканты Дәниз Бәдретдин үзе оештырган музыкаль төркемнәрен яңарта

Татар рок-музыканты, Финляндия татары Дәниз Бәдретдин үзе төрле елларда оештырган музыкаль төркемнәрен яңарта. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә татар музыканты, альтернатив музыка концертларын оештыручы Ильяс Гафаров әйтте.

6 гыйнварда Татарстан башкаласының Актерлар йортында Казанда беренче рок-төркем оештырган Финляндия татары, рок-музыкант Дәниз Бәдретдин һәм аның “KGB” яки “Kazan Gruppası Bedretdin” төркеме озак еллардан соң кабат берләшеп концерт куйды. “KGB” төркеменең чыгышы “Yummy music” лейблы һәм аның лидеры Ильяс Гафаров ярдәме белән оештырылган иде.

“Дәниз Бәдретдинне һәм аның “KGB” рок-төркемен татар рок-музыкасының атасы дип атыйлар. Беренче җанлы татар музыкасын 2004нче елларда Дәниз Бәдретдин Камал театрында оештырган концертта ишеттем, – ди Ильяс Гафаров. – Хәзер ул элеккеге төркемнәрен яңарту эшен башлап җибәрде”.

“Декабрь аенда шушы тәкъдим белән чыккач, ярдәм итәргә булдык. Бәлки, Дәниз Бәдретдингә илһам килгәндер. Беренче булып “KGB”ны яңарттык. Алга таба “Башкарма”га да, башкаларга чират җитәр”, – ди продюсер. Ильяс Гафаров элек альтернатив музыка булган төркемнәрнең хәзер ретрога күчә баруын искәртеп үтте һәм тәкъдимнәр булса, башка төркемнәр белән дә эшләргә әзерлеген белдерде.

  • Казанда беренче татар рок-төркем 1992 елда оештырылган. “KGB” җырлары 1970нче еллар блюз- һәм прогрессив рогына мәхәббәте белән сугарылган. Төркем Россия һәм Финляндиядә чыгыш ясаган, ә 2003 елда “Tatarstan Poyezi” альбомын чыгарган. Соңрак музыкант “The Sounds Of Tsingishan” һәм “Başkarma” командаларын җыйган.

 

 

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*