tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар рэп-баттлы «ТЕГЕРМӘН»
Татар рэп-баттлы «ТЕГЕРМӘН»

Татар рэп-баттлы «ТЕГЕРМӘН»

21 ноябрь көнне Совет уен автоматлары музеенда “Тегермән” татар рэп-баттлы булачакэ

ТегермэнБаттл – безнең хип-хопта Slovo һәм Versus проектлары белән кертелгән яңа тренд. Кара каршы чыгып, башкаручылар “дошманнарын” панчлар һәм рифмалар белән юк итәләр, ә видеолар аннары миллионлаган карау җыя. Татар рэпы җилнең кайдан искәнен белә һәм үз версиясен тәкъдим итә.

Баттлда сигез яшь MC катнашачак – барысыда «ВКонтакте» төркеме аркылы гариза биреп, экспертлар белән сайланды. Алар өч раунда катнашачак (дисреспект, респект һәм ирекле тема) – ә җинүчене тамашачы билгеләр (ә мөмкин булган бәхәсләрне өченче як хакиме, хип-хоп ветераны D’Ali чишер). Шулай ук татарча рэп башкаручылар да чыгыш ясый– Ittifaq, K-Ru, G.Raf һәм башкалар.

Җиңүчегә – клип, сингл, «Мин Татарча Сөйләшәм» акциясендә катнашу (ә ул – биш меңгә якын тынлаучы) һәм хәзерге вакытта иң күп фикерләшү тудыра торган Оксимирон концертына ике билет.

Баттлга сылтама vk.com/tegermen

Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, «КЗН.Собака.ru» журналы, Yummy Music лейблы, ArtSuret берләшмәсе.

Вакыты: 21 ноябрь, 18.00

Керү ирекле

Уздыру урыны: Музей советских игровых автоматов (Кремль урамы, 21)

Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*