tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшь тамашачы театры Свердловск өлкәсендә спектакльләрен күрсәтәчәк
Татар яшь тамашачы театры Свердловск өлкәсендә спектакльләрен күрсәтәчәк

Татар яшь тамашачы театры Свердловск өлкәсендә спектакльләрен күрсәтәчәк

Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артистлары “Театр – Ватанны саклаучыларга!” проекты кысаларында 27 нче июньнән 3 нче июльгә кадәр Свердловск өлкәсе шәһәрләре һәм районнарында гастрольләргә җыена.

Армия сафларында хезмәт итүче егетләргә һәм өлкәннәргә “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) комедиясе, ә балаларга “Керпе малае дуслар эзли” музыкаль әкияте тәкъдим ителә.

Тамашалар көндез 12.00 сәгатьтә, кич 19.00 сәгатьтә.

  • 28 июнь – Олы Устьикинск Мәдәният йортында;
  • 29 июнь – Әҗегол Мәдәният йортында;
  • 30 июнь – Аракай Мәдәният йортында;
  • 2 июль – Елань хәрби частендә

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*