tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар йөзе. Батулла шул хакта китап әзерли
Татар йөзе. Батулла шул хакта китап әзерли

Татар йөзе. Батулла шул хакта китап әзерли

Биш йөздән дә ким булмаган күре­некле милләттәшебезнең – атак­лы шәхесләребезнең сурәтлә­рен туплаган фотоальбом булачак ул. Әдипнең максаты изге: дөнья җәмәгатьчелеге, әлеге хезмәтне тотып карагач, татарның нинди икәнлеген күз алдына китерерлек булсын!

Әтилле, Чыңгыз, Олуг Мөхәм­мәт, Сөембикә… Ашыкмагыз! Ашык­магыз! Әлбәттә, теге заманда фотога төшерсәләр, без бүген, әйтик, Чыңгыз ханыбыз җирән чәчле, зәңгәр күзлеме, әллә кылган кебек йомшак, аксыл чәчле, зәйтүн күзле булганмы дип бә­хәсләшмәс идек. Хәзер әллә нинди заманча ысуллар белән йөз-кыяфәтләрне тергезеп була булуын. Тик юлбашчының баш­та каберен табасы бар. Аерым алганда, Шекспир әфәнде тезлән­дерелгән бабалары өчен ника­дәр генә үч алырга тырышса да, Әтил­лебез кара йөзле әзмәвер, көнчел Отелло булмаган… Озын сүзнең кыс­касы, Батулла фотоальбомында фани дөньяда эзен калдырган, үз сүзен әйтә алган, ирексез мохиттә яшәгәндә дә үзен ирекле итеп хис иткән, шул ук вакытта фотосурәте сакланып калган шәхесләребез генә урын алачак.

Автор исәпләвенчә, андагы су­рәтләр биш йөздән дә ким булмаячак. Дөрес, автор анда узган заманнарда, әйтик, XIX гасыр ахырында, XX гасыр башында милләттәш­лә­ребезнең ничек, ни рәвешле киен­гәнен күз алдына китерүче, бик яхшы сакланган фотосурәт­ләргә, мил­ләт­тәшлә­ре­безнең хәзерге йөзен күзал­лар­га мөмкинлек бирүче өл­кән һәм яшь буын вәкиллә­ренең – замандашларыбызның фоторә­семнәре­нә урын бирмәкче.

Китапка кертелүнең төп өч шар­ты бар: татарыбыз күркәм кыя­фәтле, тарихта билгеле бер эз калдырган һәм татар әти-әнидән туган шәхес булырга тиеш! Берничә көн элек әдипнең өендә булырга туры килде. Миңа күрсәтәсе килгән­гәме, җиң сызганып эшләп утыра идеме: идән тулы китап! Һәрбер­сенең ачылган битеннән, мине онытып калдырмагыз дигән сыман, бер мәш­һүребез карап тора. Икенче көн­не үзем дә Рабит абыйга фотоархивымнан танылган шәхес­лә­ре­безнең, төрле вакыйгалар уңаен­нан фотога алынган чибәр-чибәр кызларның, укучы бала­ларның, уз­ган гасырның туксанынчы елларында башкалабыз­ның Ирек мәй­данында ирек даулап йөргән мил­ләт­пәрвәр­ләребезнең фото­су­рәт­ләрен китердем. Шәт файдаланып булыр дип, уналтысын алып калды әдип. Эшкә, редак­ция­гә кайткач, хезмәттәшләремә Батулланың нинди эш белән мәшгуль икәнен сөй­ләгән идем, кемдер Киевтә хез­мәт иткән полковник җизнә­сенең (билгеле, апасы белән бер­гә төш­кән) фо­торәсемен, кем­дер кызы­ның “Сөем­бикә” жур­на­лында дөнья күр­гән калфаклы сурәтен, китапка кертү өчен, Батуллага тапшыруымны сорады.

Мөхтәрәм җәмәгать, хөрмәт­ле газета укучыларыбыз, кем әйтмеш­ли, монда безнең тарафтан бернинди блат-мазар юк. Батулла үзе сайлап ала, ул – автор! Без фәкать аңа тәкъдим генә итә алабыз. Ту­ган­на­рыгызның, та­ныш-белешлә­ре­гез­нең фото­сурәт­ләрен һәркем Рабит аганың электрон почтасына (batulla @list.ru) яки минем электрон почта­га ([email protected]) юллый ала.

Батулла һәр фотосурәтнең ас­тын­да әлеге кеше турында татарча, урысча һәм инглизчә кыска гына мәгълүмат бирергә уйлый. Редак­циягә җибәргән сурәт­тә татарча яки урысча шундый мәгълүмат булу мәҗбүри. Шунысы да бар: әдип әлегә респуб­ли­кабызның йөз еллыгы уңаеннан чыгарылачак әлеге китабының иганәчесен тапмаган, ягъни хәлле кешеләр, хезмәтне нәшер итү чыгымын үз өстенә алып, тарихта эзен калдыра алачак.

Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*