tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Кариев каберен зиярат кылды
Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Кариев каберен зиярат кылды

Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Кариев каберен зиярат кылды

8 май көнне татар театрына нигез салучыларның берсе – татар театрының атасы, бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариев тууына 132 ел тулды. Шул нәүбәттән бүген Кариев театры коллективы, әдәбият, сәнгать, дин әһелләре, Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Кариев каберен зиярат кылды, Г.Кариев рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салды.

Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Мансур Ярмиев сүзләренчә, кичә театр вәкилләре Габдулла Кариевның туган авылы Күлбай-Морасада чыгыш ясаган, аның андагы музеена кергән, һәйкәленә чәчәкләр салган. Бу авылда үзләренән шушындый бөек кеше – Габдулла Кариев чыгуына шатланалар, моның белән горурланалар.

26 апрель көнне, Г. Тукай дусты буларак, Кариев исемендәге театр ачылды. Аның “Безнең исемнәр алтын хәрефләр белән язылыр” дигән сүзләре тормышка ашты. Безнең театрга шушындый исем зур йөкләмәләр, зур бурычлар куя – үзебезнең татар телен, татар театрын сакларга һәм үзебезнең татар телендәге әсәрләрне кешеләргә күрсәтергә. Габдулла Кариев башлаган эшне алга таба да онытмыйча, аны зурлап, аның кешелекле һәм татар җанлы булганы өчен күңелебездә саклаячакбыз, – диде Мансур Ярмиев.

Г. Кариевны искә алу чарасында катнашкан Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова билгеләп узганча, Г.Кариев  үзенең иҗатында милли сәхнәнең, халкының ачык йөзле булуын, рухи байлыгын, намуслылыгын чагылдырган.
Бүген татар теле турында бәхәсләр барган вакытта, әдәбият, сәнгатькә нигез салган кешеләр, шул исәптән Габдулла Кариев та, күп кенә сорауларга һәм замана чакыруларына җавап бирә. Чөнки кариевчылар сөйләшкән, сөйләшә һәм сөйләшәчәк искиткеч әдәби тел, ул бүгенге тел вәзгыятендә үрнәк. Күптән түгел генә Кариев театрының яңа бинасын ачтык. Республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов та татар теленең, гореф-гадәтләрне саклау, Г.Кариев үзәккә салган театр нигезләрен мөһимлеге турында сөйләде, – дип, ул Г.Кариевны искә алырга җыелганнарның барчасына рәхмәт сүзләре җиткерде.

Габдулла Кариев каберен зиярат кылырга Россия дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай премиясе лауреаты Ринат Харис та килгән иде. Аның сүзләренчә, ул Г.Кариевны гаҗәеп дәрәҗәдә ихтирам итә һәм аның алдында баш ия. Аңы багышлап ул “Афәрин, артист” дигән пьеса да язган, шигырьләрендә дә аның исеме телгә алына.

Халыкның рухы берничә нигезгә таяна. Беренчесе аның әдәбият булса, икенчесе – рәсем сәнгате, өченчесе – музыка булса, дүртенчесе, һичшиксез, театр сәнгате. Театр сәнгате булмаган халык үзен зур халык дип саный алмый, үзенең рухи байлыгын дөнья күләмендә күрсәтә алмый. Кариев – ул, чыннан да, нигез ташларыбызның берсе, – дип билгеләде һәм “Габдулла Кариев һәйкәле” дип исемләнгән шигырен дә укып китте.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы, “Болгар” хәйрия фонды җитәкчесе, Г.Кариевның якташы Фәрит Мифтахов үз чыгышын татар театрында гомер буе эшләгән, аның исемен саклаган, бүгенге көнгә кадәр алып барган, аның туган нигезенә кайтып, аның тарихын күтәргән кешеләргә олы рәхмәтен җиткерүдән башлады.
Монда безнең белән булган артистларыбыз, театрда эшләгән шәхесләргә бу барысына да рәхмәтләр булып барсын. Без хәзрәтләр белән ел саен, инде 15 елдан артык, “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән акция кысаларында бөтен шәхесләрне әйләнеп чыгабыз, аларның бөтенесенә дә дога кылына. Әлбәттә, алар онытылмаган, аларның тарихы зур. Исән чакта бер-беребезне хөрмәт итеп, милләтебезгә халкыбызга хезмәт итеп, театрыбызны сөеп, мәдәниятебезне үстереп яшәргә насыйп итсен, – дип теләкләрен ирештерде Фәрит Мифтахов.

Нурлат районы “Якташлар” җәмгыяте исеменнән, Нурлат районы хакимият башлыгы Алмаз Сәлим улы исеменнән Рәмзия Галләметдинова чыгыш ясады.

Нурлат администрациясе исеменнән барыгызга да рәхмәтемне белдерәм. Без Габдулла Кариев белән бик горурланабыз. Ул безнең якташыбыз, татар театрының атасы. Әгәр дә театрлар аның исемен күтәрмәсә, без Г.Кариев әсәрләрен белмәс идек тә, елдан-ел аны күбрәк кеше белә. Ел саен Г.Кариев кабере янына килеп, аның рухына дога кылып, хөрмәтегезне белдергән өчен зур рәхмәт, – диде ул.

Аннары ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров коръән укыды һәм барлык җыелганнар Г.Кариев рухына дога кылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*