tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан милли китапханәсендә «Дуслык күпере»
Татарстан милли китапханәсендә «Дуслык күпере»

Татарстан милли китапханәсендә «Дуслык күпере»

30 октябрь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Чувашстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, татар, рус, чуваш җырларын автор-башкаручы Фәридә Фәйзуллинаның «Дуслык күпере» дип аталган иҗат кичәсе үткәрелде.

Чувашстан һәм Татарстан республикалары арасында мәдәни дуслык җепләрен тоташтыручы әлеге җырчы тамашачылар арасында инде танылып өлгергән татарча, чувашча һәм русча җырларын башкарды. Кичәдә катнашучыларга Фәридә Фәйзуллина иҗатына багышлап китапханә хезмәткәрләре тарафыннан куелган күргәзмә дә тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары И.Г.Һадиев үз чыгышында Фәридә Фәйзуллинага Татарстан җирендә тагын да киң иҗат мәйданнары теләде.

Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясы Советының башкарма комитеты җитәкчесе Н.М.Владимиров Фәридә Фәйзуллинага мактау һәм рәхмәт сүзләре җиткерде, Казандагы «Халыклар дуслыгы йорты» белән хезмәттәшлеккә чакырды.

Чувашстан Республикасында яшәүче халыклар Ассамблеясының төбәк Советы рәисе Л.П.Кураков җырчының иҗатын югары бәяләп, киләчәктә Татарстан һәм Чувашстан республикаларының Халыклар ассамблеялары арасында хезмәттәшлек турында килешү төзү зарурлыгы турында белдерде. Кичәдә шулай ук Татарстандагы Чуваш милли-мәдәни автономиясе идарәсенең яшьләр белән эшләүгә җаваплы әгъзасы А.П.Носков, Фәридә Фәйзуллинаны иҗат кичәсе уңаеннан котлап, чәчәк бәйләме бүләк итте.

Җырчының иҗатташ дусты, җыр сүзләре авторы Ф.Ф.Хисаметдинов, «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Ә.Г.Мөбәрәкова үз чыгышларында Фәридә Фәйзуллина иҗатының зур әһәмиятен һәм тәэсир көчен билгеләп уздылар. Җырчы залдагы тамашачыларның сорауларына кичәдә бик теләп җавап бирде һәм кабатланмас моңлы тавышы белән җырларын башкарды. Тамашачылар исә ул җырларны бик җылы кабул итеп, көчле алкышлар белән сөендерделәр. Очрашу, халыклар арасындагы дуслык элемтәләрен ныгытуда әһәмиятле чара буларак, якты тәэсирләр уятты.

kitaphane.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*