tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында бушлай экскурсияләр үткәрелә
Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында бушлай экскурсияләр үткәрелә

Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында бушлай экскурсияләр үткәрелә

Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында, китап фондларын бирегә алып килгәнче, экскурсияләр оештырылачак.

«Китапханә фондларын Пушкин урамындагы 86нчы йортка күчергән вакытта Татарстанда яшәүчеләр һәм республика кунаклары ачык экскурсияләргә рәхим итә алачак», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Китапханә тарихын һәм яңартылган мәдәният учреждениесе презентациясен кунакларга Милли китапханә директоры урынбасарлары Тәбрис Яруллин һәм Лилия Җәләлова тәкъдим итәчәк. Китапханә белән танышкан вакытта уку һәм күргәзмә залларын, фойедагы сәнгать инсталляциясен һәм бина террасасыннан ачылган күренешне бәяләп булачак.

Беренче экскурсияләр алдан теркәлү буенча 1 сентябрьдә 16.00-19.00 сәгатьтә үтәчәк. Экскурсиягә китапханәнең рәсми сайтында язылырга мөмкин.

Октябрь аенда теләгән һәркем китапханәдә алдан бирелгән заказ буенча классик уку залында шуның белән эшләү өчен китап алачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*