tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комиссиясе хәбәре
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комиссиясе хәбәре

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комиссиясе хәбәре

2016 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы  Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карап тикшергәннән соң, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комиссиясе түбәндәге кандидатларны тәкъдим итү турында карар кабул итте:

 

Айдаров Равил Сәйяр улы

«Казанның XIX –  XX гасыр башында төзелгән агач йортларының  акварель һәм график сурәтләре: тулыландырылган икенче басма» авторның иске Казанның сакланмаган агач йортлары һәм урамнары архитектурасы сурәтләнгән архитектур графикасы (рәсем, сызымнар, акварель) кулланылган тарихи-архитектура монографиясе өчен   (Казан, «Kazan-Казан» нәшрияты, 2015 ел).

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты тәкъдим итә.

 

Әюпов Ренат Мирзахәсән улы

Татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында трилогиягә кергән «Печән базары» (Р.Әюпов инсценировкасы, 2006), «Зәйтүнәкәй» (Р.Батулла пьесасы, 2011), «Әйт әле, күбәләк» (Т. Миңнуллин пьесасы, 2014) спектакльләрен куйган  өчен.

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тәкъдим итә.

 

Бәйрәмова Фәүзия Әүхәди кызы

«Кырык сырт: романнар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005), «Күчем хан: тарихи роман» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011) китаплары өчен.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тәкъдим итә.

 

Гыйззәтуллина Флера Сабирҗан кызы

«Яну дәверләрендә: поэма-трилогия» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013), «Башкаемда – дөнья исәпләре: шигырьләр, поэмалар, балладалар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2007) китаплары өчен.

«Чишмә» Татарстан Республикасы төбәк әдәби-сәнгати-музыкаль иҗади иҗтимагый оешмасы тәкъдим итә.

 

Җиһангирова Шәмсия Гатуф кызы

«Илаһият: шигырьләр» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011), «Бәхетең үз кулыңда: җырлар»  (Казан,  «Рухият» нәшрияты, 2012).

Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районы тәкъдим итә.

 

Исмәгыйлев Нәҗип Фәйзрахман улы (Нәҗип Нәккаш)

Шамаилләр, шагыйрь Г. Тукайдан шигъри юллар язылган ләүхәләр (гарәп телендәге текстлар язылган картиналар) һәм Казан шәһәренең «Ярдәм» һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы мәчетләрен бизәгән (гарәп каллиграфиясе) өчен.

Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге тәкъдим итә.

 

Моратов Газинур Васикъ улы (Газинур Морат)

«Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014) китабы өчен.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тәкъдим итә.

 

Нуруллин Вакыйф Нурулла улы

«Сайланма әсәрләр. Ике томда. 1 том: повестьлар» (Казан, «ТанДим» нәшрияты, 2014).

Татарстан Республикасы Милли музее тәкъдим итә.

 

Сафиуллина Гөлзада Гомәр кызы

Татар халкының рухи мирасын саклап калу, үстерү һәм популярлаштыруга, яшь буын вәкилләренә тәрбия бирү һәм төрле яшьтәге тамашачылар аудиториясен татар халкының югары сәнгати дәрәҗәдәге рухи җыр культурасы үрнәкләре белән таныштыруга юнәлтелгән күпьеллык киңкырлы мәдәни-мәгърифәти эшчәнлеге (1973 – 2015 еллар),   шул исәптән «Сөембикә варислары» халыкара төрки-татар балалар иҗат фестивален (1999 – 2015 еллар), «Үлемсез ил җыры» героик һәм патриотик җыр фестивален (2007 ел), «Илаһи моң» рухи мирас фестивален  (2014 – 2015 еллар) оештырган  һәм «Әй, киң төрки даласы» концерт программасы (2013 ел) өчен.

Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы тәкъдим итә.

 

Сөләйманов Җәүдәт Шәүкәт улы (Сөләйман)

«Сүтелә йомгак…: шигырьләр, поэмалар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011) китабы өчен.

Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге  филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тәкъдим итә.

 

Хәлимов Борис Нәҗметдин улы (Айдар Хәлим)

«Өч аяклы ат», «Кыйбла», «Казыктагы  тальян» повестьлары, «Татар вакыты» романы һәм  «Кыйбла: хикәяләр, новеллалар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005), «Татар моңы: хикәяләр, повесть, роман» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2002) китапларына кергән хикәяләре өчен.

«Казан шәһәре Аксакаллар шурасы» иҗтимагый оешмасы тәкъдим итә.

 

Хәсәнов Альберт Барый улы

«Җәнбәт җәвере: повестьлар, хикәяләр, публицистик язмалар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2007),  «Данәгөл: роман» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012), «Сайланма әсәрләр. Ике томда» (Казан, «ТанДим» нәшрияты, 2014), «Бүре баласы Чатан: повесть һәм хикәяләр» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014) китаплары өчен.

«Ватаным Татарстан» иҗтимагый-сәяси газета редакциясе тәкъдим итә.

 

Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы (Зиннур Хөснияр)

«Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012) китабы өчен.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим итә.

 

Түбәндәге авторлар кергән иҗат коллективы: Артамонов Илья Николаевич (проектлаучы рәссам), Леухин Александр Петрович (проектлаучы рәссам), Вәлиуллин Фәрит Рәшит улы (монументчы рәссам), Шиһабетдинов Рәшит Садри улы (монументчы рәссам), Щетинин Игорь Васильевич (монументчы рәссам), Ситдыйков Айрат Габит улы (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры), Хәйретдинов Рамил Равил улы (Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры), Бугров Дмитрий Геннадьевич (археолог, тарих фәннәре кандидаты).

«Болгар цивилизациясе. Меңьеллык юл» киң мәйдандагы сәнгати экспозиция инсталляциясе өчен.

Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тәкъдим итә.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*