tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда балалар театрларының “Әлмәндәр варислары” халыкара фестиваль-конкурсы уздырыла
фото: moja-skazka.ru
фото: moja-skazka.ru

Татарстанда балалар театрларының “Әлмәндәр варислары” халыкара фестиваль-конкурсы уздырыла

18-20 февральдә Казан мәдәният институтының театр факультетында Шәүкәт Биктимиров исемендәге “Әлмәндәр варислары” халыкара балалар иҗаты фестиваль-конкурсы үтәчәк. Казан дәүләт мәдәният институты, Татарстанның мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары конкурс ике елга бер оештырырга ниятләп тора.

Конкурс ике яшь төркеме: 7-12 һәм 13-17 яшьтәгеләр, һәм дүрт номинациядә: драма, мимика һәм хәрәкәт, курчак театрлары, нәфис уку – үткәреләчәк.

Быелгы көнкурска катнашу өчен 2016 елның 6 февраленә кадәр оештыру комитетына тиешле документларны җибәрү сорала.

Тулырак мәгълүмат:

Положение фестиваля

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*