tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Аксубай районында “Каз өмәсе” йола-бәйрәме
Татарстанның Аксубай районында “Каз өмәсе” йола-бәйрәме

Татарстанның Аксубай районында “Каз өмәсе” йола-бәйрәме

29 ноябрь көнне Аксубай районы Иске Кармәт авылының мәдәният йортында гореф-гадәтләрен саклап калу һәм яшь буыннарга тапшыру нияте белән, татар халкының «Каз өмәсе» йола- бәйрәме узды. Каз өмәсе – көзге авылның иң яраткан йола-бәйрәмнәреннән берсе ул. Бер йортта каз суялар. Кызлар, яшь киленнәр, шул өйгә җыелып, каз мамыгы йолкыйлар. Бу эш озакка сузыла, чөнки казлар күп. Эш вакытында алар милли җырлар җырлыйлар, риваятьләр сөйлиләр, бәетләр укыйлар. Мамыкны җыеп бетергәч, кызлар казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр, салкын суда юалар. Бу эштә егетләр дә кызларга булыша. Эш тәмамлангач, мәҗлес башлана. Яшьләр матур җырлар җырлыйлар, күңелле уеннар уйныйлар.

Сәхнәдә җырлар, уеннар, конкурслар белән чын күңел ачулар әйбәт оештырылган иде. Бәйрәмнең режиссеры Суфия Сәлахова.

Яшь кызларга хуҗа Ирина Ишаева татар халык гореф-гадәтләре һәм борынгы йолалар турында сөйләде. “Каз өмәсе» нең күп кенә авылларында кешеләргә шатлык һәм киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирүче табигый вакыйга ул.

Ә соңыннан килгән кунакларны мул табын артында сыйладылар.

Бу бәйрәм, ата-бабаларыбызның мирасы. Шунысы куанычлы, халык аларны хөрмәт итә һәм бәйрәмдә катнаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*