tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «HERITAGE» милли костюм күргәзмәсе ачылышы
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «HERITAGE» милли костюм күргәзмәсе ачылышы

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «HERITAGE» милли костюм күргәзмәсе ачылышы

26 сентябрь көнне 16:00 сәгатьтә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының беренче катында «HERITAGE» милли костюм конкурсы курчаклары күргәзмәсе ачылачак. Керү ирекле.

Әлеге күргәзмә яңа мәдәни образлар һәм символлар табарга, Татарстан имиджын тудыру өчен искеләрен актуальләштерергә булышачак, заманча татар сәнгатенең дөнья мәдәнияте һәм сәнгате белән тирән бәйләнешен күрсәтәчәк.

Күргәзмәнең мөһим максаты булып Татарстан Республикасы һәм Казанның Европада танылышын арттыру, Татарстанның туристлык һәм инвестицион күркәмлеген көчәйтү, татар этносын милләтара дуслык һәм тынычлык үткәргеч буларак популярлаштыру тора.

Күргәзмә ачылышы кысаларында авторлар белән берлектә экспозицияләр буенча экскурсия, “Бакый Урманчы” фильмын һәм “Татарстан. Бергә яшәү сәнгате” авторлык күргәзмәсен тәкъдим итү һәм фотосессия каралган.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

addnt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*