tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Милли китапханәсендә «Каюм Насыйри» китабы тәкъдим ителәчәк
Татарстанның Милли китапханәсендә «Каюм Насыйри» китабы тәкъдим ителәчәк

Татарстанның Милли китапханәсендә «Каюм Насыйри» китабы тәкъдим ителәчәк

2018 елның 20 июне көнне 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт), мәшһүр татар мәгърифәтчесенә багышлап, «Шәхесләребез» дигән сериядә «Җыен» фонды нәшер иткән «Каюм Насыйри» дигән китапны тәкъдир итү кичәсе була.

Каюм Насыйри турында мондый саллы җыентыкның дөньяга чыгуы – татар дөньясында зур вакыйга. Китапта атаклы мәгърифәтченең әдәби әсәрләреннән, әхлак мәсьәләләренә багышланган басмаларыннан, фәнни хезмәтләреннән үрнәкләр, хатлар, аның киңкырлы эшчәнлеген чагылдырган мәкаләләр, биографик материаллар, төрле документлар һәм башка төр әһәмиятле мәгълүматлар тупланган. Туган ягында һәм Казан шәһәрендә Каюм Насыйри истәлеге булып сакланган күренешләрне чагылдырган фотолар – китапның үзенчәлекле бизәге. Җыентыкта мәшһүр шәхеснең нәсел-нәсәбе, гаиләсе турындагы кызыклы фактлар, әти-әнисенең һәм туганнарының язган хатлары да урын алган.

Китапның төзүчесе – Рәмил Исламов, фәнни мөхәррире – Җәүдәт Миңнуллин, бизәлеш һәм битләргә салу буенча җаваплы мөхәррире – Рамил Миңнуллин. Китап Әнвәр Рәфыйк улы Насыйровның матди ярдәме белән нәшер ителгән.

Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә китапны бастырып чыгаруда катнашкан иҗат төркеме, галимнәр, язучылар, журналистлар, мәгариф һәм мәдәният әһелләре катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*